Мөслим районында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән кошчылык тармагы үсә

2019 елның 16 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика районнарында кошчылык тармагы үсешенә зур игътибар бирә.

Мисал өчен, Мөслим районында ун еллар буе кошчылык эшчәнлеге белән шөгыльләнүче «Чайка», «Хәмәдишин», «Сәхипгәрәев» кебек эре фермер хуҗалыклары белән беррәттән кошлар үрчетү эшен дәва итүче яңа эшкуарлар барлыкка килгән. Шундыйлар арасында "Ситдикова","Илнар Закиров", Р.Кәрәмова, Р.Сәйфуллина һәм И.Бәшәрова КФХлары.

Районда барысы кошлар үрчетү белән шөгыльләнүче 25 фермер эшли. Бу юнәлешне үстерүгә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан грант ярдәме күрсәтү һәм төрле программаларда катнашу нык булыша. Мәс., 2018 елда кошчыларга 8 млн. сум дәүләт ярдәме күрсәтелгән. Бу акчаларга районда биналар ремонтланган, яңа җайланмалар сатып алганнар.

«Узган ел районда кошчы-фермерлар тарафыннан 46 мең 300 центнер кош ите җитештерелгән», - дип сөйли районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ринат Вәлиев.

Баек авыл җирлегендә генә дә берничә кошчы-фермер бар. Шуларның берсе – «Закиров» крестьян - фермер хуҗалыгы, ул 2008 елда төзелгән, 2018 елда 20 мең баш кош сатканннар.

«Бу чик түгел. Киләсе елга 30 мең йомырка тавыгы, 10 мең бройлер, 10 мең үрдәк үстерергә уйлыйбыз. Сату буенча проблемалар юк. Татарстаннан һәм Башкортостаннан күпләп сатып алучылар бар, үзебезнең районда да рәхәтләнеп алалар», - дип сөйли фермер хуҗалыгы җитәкчесе Илнар Закиров.

2016 елда ул Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан 3 млн. сум грант алган. Бу суммага үзенең 2 млн. сум акчасын өстәп, 30 мең башка исәпләнгән яңа кошчылык бинасы төзи, автоматлаштырылган эчкечләр урнаштыра. Азык чыгымнарын артык сарыф итмәс өчен кошлар өчен ферманың үзендә үк катнаш азык әзерлиләр. Моның өчен тегермән сатып алганнар.

2019 елда да кошчы-фермерлар үз уңышлары һәм югары күрсәткечләре белән сөендерерләр, дип ышанабыз, ә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, үз эшенә бирелеп, намус белән эшләүчеләргә ярдәм итәргә һәрвакыт әзер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International