Балтач муниципаль районында терлекчелек тармагының 2018 елдагы эшенә йомгаклар ясадылар

2019 елның 14 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Дуслык» ҖЧҖ базасында узган атнада терлекчелек тармагының 2018 елдагы эшенә йомгаклар ясау буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фирдәүс Нәбиуллин, ветеринария берләшмәсе башлыгы Алмаз Исрафилов, шулай ук хуҗалыклар җитәкчеләре һәм авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре катнашты.

Чара кысаларында катнашучылар хуҗалыкның терлекчелек биналарын карадылар, катнаш азык әзрли торган цехның эше белән таныштылар.

Киңәшмәне ачып, район башлыгы Рамил Нотфуллин аграрийлар алдына районның барлык хуҗалыкларында катнаш азык әзерләү цехларын төзү бурычын куйды.

«Эре мөгезле терлекләр саны 2%ка (756 баш) артты: сыерлар - 7%ка (731 баш), 1077 бозау туды(узган еллар күрсәткечләренә караганда 108%). Районда 75755 тонна сөт җитештерелде (107%), 6666 тонна – ит (101%)», - диде үз чыгышында районның селекция-нәсел хезмәте башлыгы Нияз Кәримов.

Киңәшмә азагында районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фирдәүс Нәбиуллин 2018 елга куелган бурычларның уңышлы үтәүлүен билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International