Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушевның Яңа ел белән котлавы

2018 елның 29 декабре, шимбә

Кадерле  дуслар!

Сезне чын күңелдән Яңа 2019 ел  һәм Раштуа бәйрәме  белән котлыйм!   Һәр  Яңа ел, гадәттәгечә, узган елга йомгаклар ясау һәм киләчәккә яңа бурычлар  кую  вакыты.  

2018 елда илебез авыл  хуҗалыгын үстерү  һәм  аны  дөньяда  әйдәүче аграр   державалар рәтенә чыгару өчен күп көч куйды. Чөгә балыкларын тоту,  майлы культуралар һәм теплица яшелчәләре җитештерү буенча рекорд  күрсәткечләргә ирешелде, җиләк-җимеш үстерү һәм җыю буенча да  уңышлар шактый зур булды. Игенчеләр  бөртекле культуралардан мул  уңыш  җыйдылар, бу үзебезнең эчке базарны да, шул ук вакытта башка  дәүләтләрне дә  он һәм икмәк  белән  тәэмин итәргә  мөмкинлек  бирә.  

Һичшиксез, безнең  алга  таба  үсәргә  мөмкинлекләребез  бар. Азык-төлек иминлеген  тәэмин итү бурычын  уңышлы  хәл итеп,  без  АПК продукциясен экспортлауны  арттыруга  актив күчәбез.  Моның  өчен  дәүләт алдагы якын  елларга ярдәм күрсәтүне планлаштыра, әлеге  ярдәм  чаралары   җитештерүне арттыруга һәм  әзерләнгән продукцияне чит илләр базарына чыгаруга  юнәлдереләчәк. Без үзебезнең селекцияне һәм генетиканы, авыл  хуҗалыгын  квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү һәм авыл хуҗалыгы Россия галимнәре эшләнмәләренә таянсын өчен аграр  белемне  һәм фәнне  үстерүне дәвам итәчәкбез.   

Яңа  елда илебезнең бөтен халкына, аеруча  агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренә, башкарган  эшләрегезнең  югары бәяләнүен  телим, корган  планнарыгызны,  уй-ниятләрегезне  тормышка ашыруда уңышлар  юлдаш  булсын!  2019 ел илебез өчен дә,  шулай  ук  аерым-аерым һәрберебез  өчен  тагын да уңышлырак ел булсын. Барыгызга да нык сәламәтлек,  йортларыгызга иминлек, тынычлык, муллык, эшләрегездә  яңа  уңышларга  ирешүегезне телим!  

 

Россия Федерациясе 

авыл  хуҗалыгы  министры                                                                                                                                                                        Д.Н. Патрушев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International