«Казан» халыкара ат спорты комплексында атчылык тармагының һәм ат спортының 2018 елдагы эшенә йомгакла ясадылар

2018 елның 27 декабре, пәнҗешәмбе

«Казан» халыкара ат спорты комплексында Татарстан Республикасы Атчылык һәм ат  спорты  федерациясенең еллык  хисап конференцияче  узды.   Чарада Татарстан Премьер-министры  урынбасары, Атчылык һәм ат спорты федерациясе рәисе  Васыйл Шәйхразиев, Татарстан Республикасы авыл  хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов, Татарстан  Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Атчылык һәм ат спорты федерациясенең башкарма   директоры   Светлана Каппушева, шулай  ук  әйдәүче  предприятиеләрнең  вәкилләре,  ат  тотучылар,    бизнесменнар һәм  ат  спортын  яратучылар  катнашты. 

Сәламләү  сүзе  белән  Татарстан Премьер-министры  урынбасары      Васыйл Шәйхразиев чыгыш  ясады. Ул  башта  катнашучыларны  күптән  көтелгән һәм  әһәмиятле  вакыйга -  татар ат  токымын  уңышлы  теркәү белән  котлады һәм  аның  Татарстан  Республикасында  атчылыкны  үстерү  буенча  Татарстан Республикасы Президенты татарфыннан тәкъдим ителгән   программаны   үтәүдә   мөһим урын  алып  торуын  билгеләп  үтте.  

2018 елда  башкарылган  эшләр  турында  Татарстан  Республикасы спорт министрының  беренче  урынбасары    Хәлил Шәйхетдинов  чыгыш  ясады.  Ул  ат  спортында  яңа  спорт  мастерларының  барлыкка килүе,  уздырылган  ат  чабышлары,  ат спорты  мәктәпләре  өчен  атлар  сатып  алу  турында  сөйләде.  

Аннары  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары   Нәҗип Хаҗипов һәр  районда  атларның  күпмегә  артуы һәм  кимүе  турында  статистик  белешмәләр  китерде.  Чыгышның  кайбер  пунктлары  буенча    федерация  рәисе  урыныннан  үз  фикерен  белдерде, карарлар  кабул  итте һәм  хезмәткәрләргә  йөкләмәләр  бирде.   

Аннары  Атчылык һәм  ат  спорты  федерациясенең башкарма   директоры   Светлана Каппушева узып  баручы  елга  йомгаклар  белән  таныштырды һәм  булган  проблемалар  турында  сөйләде.  Шул  ук вакытта  мактауга  лаек  булырлык кайбер  вакыйгаларны  атап  китте.   Мәс.,  Аксубай  районының  Актау  агрофирмасыннан   Закраина Люк биясе   2018 елда  Россиядә  иң  яхшы  ат  буларак  танылды.   Татарстан  җайдагы     Генадий Большаков беренче  мәртәбә  югары категорияле,  халыкара  класслы  мастер-җайдак булып  танылды.    Ат спорты  ярышлары  судьясы    Александр Абросимов шулай  ук  Татарстанда  беренче  мәртәбә  Бөтенроссия категориясендәге  судья  итеп  танылды     «Тимерхан» СКыннан  Князь Йосыпов  айгыры  Татарстан  Республикасы Президенты  Призын  һәм  Краснодар крае  Губернаторы   Кубогын  алды», - дип сөйләде  Светлана Каппушева.

Конференция азагында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Федерация  җитәкчелеге  һәм конференциядә катнашучылар  Татнефть ГАҖ (ПАО) һәм Татспиртпром АҖ  оешмаларына  Татарстанда  атчылыкны  үстерүдә     күп  еллар  буе ярдәм  итеп  килүләре  өчен  рәхмәт  белдерделәр.   Иң  яхшы  атчылар,  ат караучылар, тренерлар,  чараларны  оештыручы  иганәчеләр рәхмәт  хатлары, грамоталар һәм  истәлекле  бүләкләр  белән  бүләкләнделәр.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International