Бөгелмә районыннан Альбина Кожеватова шәхси ярдәмче хуҗалыгында 100 баш дуңгыз бар

2018 елның 26 декабре, чәршәмбе

Бүген  Бөгелмә  районында  яшәүче   Альбина  Кожеватова  үз хуҗалыгында  100 баш дуңгыз  асрый.   Кожеватованың  дуңгызчылык  белән  шөгыльләнүе  беренче  ел  гына  түгел инде – аңа  үз  эше профессиональ  дәрәҗәдә  ошый,  дип хәбәр итә “Бөгелмә газетасы”.

Авыл  хуҗалыгына  мәхәббәт  аңа  әти-әнисеннән  күчкән,  алар  озак  еллар    «Бөгелмә» совхозында эшләгәннәр. Мәктәпне  тәмамлаганнан  соң    Альбина 75 нче   һөнәр   училищесына  укырга  керә һәм  анда  өч  һөнәр  үзләштерә:   пешекче-кондитер, җиләк-җимеш-яшелчә үстерүче (ягъни агроном), бухгалтер. Бервакыт  аңарда шәхси ярдәмче хуҗалык  белән шөгыльләнү теләге  уяна,  аерым  алганда,  дуңгызчылык  үрчетү белән.  

Хуҗабикә әйтүенчә, дуңгыз – ул  бик  акыллы хайван, үзенә карата  тупаслыкны  яратмый.   Альбина шуны  да  аңлатып  китте,  дуңгызларның  пычрак  ванналарга  омтылышы аларны  җәен  кызу  сугудан саклый һәм аларның  тиресен  паразитлардан  чистарта  икән. 

Альбина дуңгызлар  үрчетү  белән  моннан  җиде  ел  элек,  ана  дуңгыз  10  бала китергәннән соң, шөгыльләнә башлый.  Бүген  аның  хуҗалыгында  100  баш дуңгыз  бар. Алар  төрле  яшьтә.  Аларны  карауда  аңа  ире  Вячеслав һәм тагын бер туганы булышалар, ә укудан буш арада балалары  да  ярдәмгә  килә.  

Эш бик  күп,  бер дә  туктап  тормый  диярлек.    Азык  әзерләү   процессы  да  өзлексез  дәвам  итә,  бигрәк  тә  кышын.  Эшнең  нәтиҗәсе  дуңгызларны  ничек һәм нәрсә белән  тукландыруга   бәйле  бит.    Гадәттә,  әлеге  хайваннарны  тугыз  ай  буе карыйлар,  симертәләр,   аннары  70 кг  чамасы  булгач,  аларны  суеп,  саталар.    Дуңгызларның  күпчелеген  тере  килеш  сатып  җибәрәләр.   Кечкенәдән үк  алып,  ит  өчен  үстерүче  үз  клиентлары  һәм  сатып  алучылары  бар. 

Бүген   Альбина  Кожеватова  хуҗалыгында  15 ана  дуңгыз  бар,  аларның  һәркайсы  өч  ел  эчендә  60 һәм  аннан  күбрәк  бала  китерергә  мөмкин.  

Хайваннар өчен азыкны гаилә подряды  белән  әзерлиләр.   Аларның  берничә гектар пай  җирләре  бар,  аларда  бөртекле  культуралар,  бәрәңге  үстерәләр.   Кырларны үз көчләре белән  эшкәртәләр. Моның өчен аларның үз техникасы  һәм йөк  ташу машинасы бар. Фермада мич тә куелган, шуның аркасында фураж әзерләү өчек  кайнар су да даими рәвештә булып тора. 

Алга  таба  хуҗабикә  бүгенге  ирешелгәннәр  белән  генә  тукталып  калырга  уйламый, киләсе елга ул ферманың матди-техник базасын киңәйтергә  ниятли. Аерым алганда,  туңдыру  җайланмасы  сатып алуны  һәм  хайваннар  санын  арттыруны  планлаштыра.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International