Флорид Мингалимов – Аксубай муниципаль районында «Иң яхшы комбайнчы» конкурсында җиңүче

2018 елның 17 декабре, дүшәмбе

Июль азагында Министрлык тарафыннан «Татарстан  Республикасы АПКсының  иң  яхшы  комбайнчысы» республика конкурсы  игълан  ителгән  иде. Конкурс комбайнчы һөнәренең абруен күтәрү һәм аны  популярлаштыру  максатларында,  Татарстан  Республикасы агросәнәгать комплексында урып-җыю техникасыннан нәтиҗәле файдалану максатларында  уздырылды.  

Флорид Мингалимов – Аксубай  муниципаль районы  «Восходящая заря»  агрофирмасының    «Аксубай» филиалында  иң яхшы  комбайнчы.  Быел ул  “Иң  яхшы  комбайнчы»  республика   конкурсында  җиңүчеләрнең  берсе.    Механизатор һөнәрен  ул   балачактан  ук  үзләштерә  – кечкенәдән  үк  урып-җыю эшләре барышында олы абыйсы Альфрит янында комбайнчы  ярдәмчесе  булып  эшли.  

Мәктәпне  тәмамлап, Аксубай  авыл  хуҗалыгы  һөнәри техникумында  укый.  Аны  тәмамлаганнан  соң  «Сөнчәли» совхозында  механизатор  булып  эшли,  аннары  -  «Сельхозтехникта».

Менә  инде  утыз  ел  авыл  хуҗалыгы предприятиесе  кырларында  эшли.  Кыр эшләре нәтиҗәләре буенча ул гел алдынгылар арасында. 

«Безнең эш җиңел түгел, әмма бик мөһим эш  башкарабыз.  Штурвал артында  утырганда, бөтен нәрсәне онытып, бары бер нәрсә турында уйлыйбыз:  вакытны әрәм итмәскә, тизлекне киметмәскә», – дип сөйли механизатор.

«Бу – чын  игенче  принцибы.   Шундый  игенчеләр  аркасында  агрофирма,  зур  уңышлар  яулап,  һәрвакыт  урып-җыюны  вакытында  тәмамлый», - дип  сөйли Флорид Мингалимов.

 Флорид эшендәге уңышлары Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының Мактау  грамотасы  белән, районның  Рәхмәт  хаты  белән бүләкләнде. Узган  уракта бишкөнлек  йомгаклар  нәтиҗәләре буенча районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы    Миңнерәшит Алимов аңа рәхмәт хаты  һәм  акчалата  премияләр  тапшырды.  

 Уллары  да  аның  эзеннән  киттеләр,  алар да  механизаторлар.  Олы  улы    Рәдиф   каникул вакытында  комбайнчы  ярдәмчесе  булып  эшли.  Уртанчы  улы Рифат та абыйсыннан калышмый. Берничә ел әтисенә булышып,  тәҗрибә  туплады. Чыныккан гаилә экипажына  быел  да  уңыш  елмайды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International