Тукай муниципаль районыннан «Вилданов» КФХ эре мөгезле терлекләр үрчетү белән, кошчылык һәм ашлык җитештерү белән шөгыльләнә.
Быел хуҗалык 400 мең сум күләмендә субсидия алды 40/60 программасы буенча 100 башка исәпләнгән яшь сыерлар өчен абзарына капиталь ремонт ясады.
Бүгенгге көнгә хуҗалыкта 1060 баш эре мөгезле терлек исәпләнә, шуннан 360 – савым сыеры. Бер сыердан тәүлеккә 13 литр сөт савалар, гомуми тәүлеклек савым 4800 килограмм тәшкил итә. Сентябрьдән башлап Газинур Миңнерахман улы хуҗалыгында сөт күрсәткечләренең артуы күзәтелә. Айлык артым бер мең килограмм. Хуҗалык бу уңай нәтиҗәләргә дөрес рацион куллану нәтиҗәсендә, аерым алганда, терлек азыгына көнбагыш сыгынтысы өстәү аркасында иреште.
Йогышлы авырулардан саклау өчен һәр бозауны аерым ашаталар һәм эчертәләр. Баштагы ике елда бозауларны аерым тотарга кирәк. Төрле яшьтәге бозаулар бер-берсенә комачауларга тиеш түгел.
Хуҗалыкның 2820 гектар чәчүлек җире бар. 580 гектарда көзге культуралар үстерәләр. Күпьеллык үләннәр чәчелгән җирне ныклап эшкәртәләр, киләсе елга биредә арыш, арпа һәм бодай чәчүне планлаштыралар.
Хуҗалык паркында «Макдон», «Тукано», «Нива», «Дон», «Ягуар» комбайннары һәм дүрт трактор кышкы саклауга куелган. Киләсе елның апрелендә тагын бер комбайн сатып алырга уйлыйлар.