Казанда гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак

2018 елның 23 ноябре, җомга

24 ноябрьдә  Казанда, Чаллыда, шулай ук шулай ук Зеленодольск муниципаль районының  Октябрьский поселогында  авыл хуҗалыгы продукциясен   һәм көндәлек  кирәк-яракларын  сату буенча  гадәттәге   авыл хуҗалыгы  ярминкәләре узачак.

Казанда  ярминкәләр  ярминкә һәм   чатыр мәйданчыкларында оештырыла.    Совет районында авыл  хуҗалыгы  ярминкәләре    Дәрвишләр бистәсендә (Липатов ур., 7, «Дәрвиш» базары территориясендә), биредә Әлки муниципаль районы авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре продукциясен сатып алырга мөмкин булачак.

«Казан» агросәнәгать паркы»  ААҖ (Аграрный ур., 2) ярминкә мәйданчыгы территориясендә   Аксубай,  Кукмара,   Нурлат  һәм   Саба  районнары  вәкилләре  булачак.  

Яңа Савин  районында  «Бәхетле» сәүдә үзәге мәйданчыгында (Хөсәен Ямашев пр., 71а) оештырыла. Монда  Югары  Ослан һәм Кайбыч муниципаль районнарының авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре  үз продукциясен алып  киләләр.

Авиатөзелеш районындагы «Бәхетле» сәүдә комплексы каршындагы мәйданчыкта (Ленинград ур., 27) халыкка үз продукциясен Биектау муниципаль  районы авыл  хезмәтчәннәре  тәкъдим итәчәк.

Киров районында чатыр ярминкәсе каршындагы мәйданчыкта (Батыршин   ур., 20) Буа муниципаль районыннан килгән  авыл хуҗалыгы продукциясе сатылачак, ә «Җиләкле бистәсе» сәүдә үзәге каршындагы  мәйданчыкта  (Краснококшайский ур., 152/2) Кама Тамагы муниципаль районы аграрийларының продукциясе булачак.  Авыл хуҗалыгы ярминкәсе шулай ук    Юдино поселогында  Тимерюлчылар Мәдәният йорты каршында (Юдино пос., Ильич ур., 1, к. 1) оештырыла.

Вахитов районында ярминкә Кәрим Тинчурин   ис. парк каршындагы мәйданчкта  (Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары киселешендә)  уза. Биредә  Әтнә  муниципаль районы фермерлары үз  продукциясен  тәкъдим  итәчәкләр.

Идел буе районында  «Проспект» сәүдә үзәге янындагы   мәйданчыкта (Җиңү пр., 50а) Лаеш муниципаль районы  вәкилләренең авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алырга мөмкин булачак.

Авыл хуҗалыгы ярминкәсе шулай ук Энергетиклар һәм Шамил Усманов урамнары  ягыннан Мәскәү базары янындагы мәйданчыкта  (Шамил Усманов ур., 1) оештырыла,  биредә «Яратель»  кошчылык  фабрикасы,   «Казан тегермәне» ҖЧҖ,   «Буа  шикәре»  ҖЧҖ,  «Майский» ТК” ҖЧҖ,   Татарстан  кулланучылар  оешмалары  берлеге (Татпотребсоюз) һәм  «РАЦИН» АҖ  вәкилләре  була.

Моннан тыш,  авыл хуҗалыгы продукциясен сату   Зеленодольск муниципаль районының Октябрьский  поселогында “Яңа Тура” технополисы территориясендә оештырыла.

Чаллы шәһәрендә ярминкәләр 3 мәйданчыкта оештырыла: “Төзүче” стадионында  (Габдулла  Тукай яр  буе  урамы, 16),    «Южный»   агросәнәгать  паркында  (Әхмәтшин ур., 115) һәм  Ипподром территориясендә (Автозавод  районы, Чулман пр.). Биредә   Тукай, Мөслим һәм  Актаныш  районнары вәкилләре  үз  продукциясен  тәкъдим  итәчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International