Тукай муниципаль районының «Гигант» хуҗалыгында авыл хуҗалыгының мөһим мәсьәләләре буенча - терлекләрне кышлату, авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую хакында фикер алыштылар. Чарада район башлыгы Фаил Камаев, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. Семинар барышында Ильбухтино һәм Кече Шильна авыллары янындагы җир кишәрлекләрен карадылар. Монда быел 800 гектар җир эшкәртелгән. Аның яртысында көзге культуралар чәчелгән. Бер гектарга бер центнер исәбеннән ашлама кертелгән. Язын һәр гектарга 1,5 центнер исәбеннән аммиак селитрасы кртүне планлаштыралар. Районда авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге барлык җирләрдән файдалану бурычы куелган. Бүгенгә районда 5 мең гектарлап җир файдаланыла.
Аннары семинарда катнашучылар көзге культураларны карап чыктылар, орлык саклау складында булдылар, кышка куелган техниканы, терлекчелек комплексын карадылар. «Гигант» – орлыкчылык белән шөгыльләнүче хуҗалыкларның берсе. Биредә орлыкларның сыйфатына һәм сакланышына аерым игътибар бирәләр. Һәр культура өчен аерым склад билгеләнгән. Бүген складларда 1 мең 200 тонналап калибрланган һәм чәчүгә әзерләнгән орлык саклана. Ике складта капиталь ремонт ясалган, тагын өстәмә рәвештә өч ашлыксаклагыч төзелгән.
Барлык тагылма агрегатлар, чәчкечләр, суктыргычлар, 46 тракторның күпчелеге машина-трактор паркында кышкы саклауга куелган. Техника ел саен яңартыла. Быел 14 миллион сумлык техника сатып алынган, шул исәптән «Акрос» комбайны, МТЗ тракторы, мобиль культиватор һәм кәтүкләр ясау агрегаты.
Хуҗалыкта 2171 баш эре мөгезле терлек бар, шулардан 660 баш – савым сыералры. Күптән түгел 300 баш яшь терлек өчен яңа терлекчелек бинасын файдалануга тапшырдылар. Биредә хайваннар салкын ысул белән тотылалар. Ис тә юк, һавасы да чиста, асларына салам җәелгән, ашату өчен кышкы рацион сайлаган, махсус эчкечләрдән җылытылган су бирелә. Яшь терлекләр үз җайлары белән урамга чыгып-кереп йөриләр. Алар бәйдә тотылмый, биналары һәрвакыт салкынча. Биредә төп таләпләр – түшәмнән акмасын, үтәли җир йөрмәсен, бу таләпләр тулысынча үтәлә.
Киңәшмә азагында хуҗалык җитәкчесе Риф Имамов киләчәктә Киров өлкәсе ысулы кулланыла торган 400-500 башка исәпләнгән бозаулар тудыру бүлеге һәм сөт комплексы төзү планлаштырылуы турында хәбәр итте. Хуҗалыкның бар эшчәнлеге районның социаль-икътисадый хәлен яхшыртуга юнәлдерелгән.