2018 елның июль азагында Министрлык тарафыннан «Татарстан Республикасы АПКсының иң яхшы комбайнчысы» дигән республика конкурсы игълан ителгән иде.
Конкурс комбайнчы һөнәренең абруен күтәрү һәм аны популярлаштыру, урып-җыюны тиз һәм сыйфатлы башкару, шулай ук Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында авыл хуҗалыгы техникасын нәтиҗәле куллануны арттыру максатларында оештырылды.
Конкурс йомгаклары буенча 490 призлы урын билгеләнде. Җиңүчеләр иң күп суктырылган һәм иң күп чаптырылган мәйдан күләме буенча сайлап алынды.
«Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы комбайнчысы» дигән республика конкурсында җиңүчеләр исемлеге белән түбәндәге сылтама буенча кереп танышырга мөмкин: http://agro.tatarstan.ru/rus/peredoviki.htm