Чүпрәле районыннан Бадыйковлар гаиләсе казлар үрчетү белән уңышлы шөгыльләнә

2018 елның 2 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында күбесе  казлар үрчетү белән  шөгыльләнә.  Яңа Чүпрәле авылыннан Ләйсән һәм Рөстәм  Бадыйковлар да  быел ныклап   торып казлар үрчетү  эшенә  керешкәннәр.  

Рөстәм    Бадыйков    башта   үз  хуҗалыгында   200 баш  каз,  бройлерлар, күркәләр  үрчетә. Быел исә ул аларның санын арттыру   нияте   1000 баш тәүлеклек каз бәбкәләре сатып ала. Шулай да, башта  ул  озак еллар  инде күпләп казлар үрчетүче дус фермерлары белән  киңәшләшә. 

«Тәүлеклек   бәбкәләр - алар  сабый бала  кебек. Аларны көн-төн карарга кирәк.  Тиешле  рацион сайларга, торган урыннары  чиста,    җылы, якты   булырга  тиеш, - дип  сөйли  Рөстәм. - Казлар   өчен су  кирәк, шуңа  күрә алар   өчен   ясалма  сулык төзедем».

Район  администрациясе   хуҗалык өчен  авыл  читендә җир бүлеп  биргән.    Рөстәм Бадыйков  анда майдан  яши  башлый  инде. 

Хәзер Бадыйковларга  беренчн заказлар килә. Озакламый алар беренче  партияне - 200 каз түшкәсен сатып  алучыларга җибәрәләр.  Бадыйковлар казның  итен  генә  түгел,  ә мамыгын да, эч-башларын да  саталар. Биредә казларны  авыл  гадәте  белән   кулдан йолкалар,  эшкәртәләр.  Моның  өчен алар авыл  хатыннарын,  шулай  ук  акча эшләп  алырга  теләүче башкаларны   да чакыралар.

Бадыйковлар гаиләсе киләчәктә үз хуҗалыкларын  киңәйтергә  ниятлиләр,  зур буалы махсус ферма төзеп,  казлар санын  3000 башка җиткерүне планлаштыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International