Марат Әхмәтов: Татарстанда шикәр чөгендере мәйданының яртысына якыны җыелган

2018 елның 29 сентябре, шимбә

Татарстанда шикәр чөгендере уңышын җыю экваторга якынлашып килә.  28 сентябрьгә татлы тамыр барлык мәйданның  48 процентында җыелган.  Миллион тоннадан артык чөгендер җыелган, бер гектардан уртача уңыш –  347 центнер.

«Эшкәртү дә план буенча бара. Әлегә тәүлеккә   17 мең   тонна продукция җитештерелә. Бүгенгә яңа уңыштан  51  мең  тонна шикәр  әзерләнгән», - дип  хәбәр итте  Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов  Хөкүмәт  Йортында  узган киңәшмәдә.

Барлык муниципаль районы районнар белән  видеоконференция элемтәсе  режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмә эшендә     Татарстан Республикасы  Премьер-министры  Алексей Песошин, министрлыклар,  ведомстволар җитәкчеләре,    муниципаль районнар башлыклары һәм  предприятиеләр җитәкчеләре катнашты.

Чөгендер мәйданы быел  узган елга караганда азрак булса  да, уңыш начар түгел. Шул ук  вакытта бәрәңге уңышы да  сөендерә: бер гектардан   275 центнер чыга. Бу былтыргыга караганда  60 центнерга күбрәк.

«Соңгы елларда яшелчә мәйданы әкренләп арта бара, бүген  ул 2,4  мең га тәшкил итә, 2013 елдан башлап 30 процентка арткан. Икенче атнадан бәрәңгене   җыю темплары да артачак», - диде Марат Әхмәтов.

Төнге кырауларның булмавы орлык кукурузының өлгерүен тоткарлый. Әлегә 105 мең га  кукуруз кыры җыелмаган.  Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы игенчеләргә кукурузның өлгереп җиткәнен көтәргә тәкъдим итте, быел бу культурага барлык төбәкләрдә диярлек  кытлык, димәк, аның бәясе дә  югары булачак, хәзер үк аның тоннасы 15  меңгә җитә.

Җәйнең коры булуы туфрак эшкәртүдә кыенлыклар  тудырды:  «Безне туфракның торышы борчый. Туфрак шундый  тыгыз, хәтта сабаннар чыдамый,  ватыла. Әмма  эшләргә кирәк», - диде Әхмәтов. Туңга сөрү  1,5 млн. гектарда, ягъни  планнан  75 процент мәйданда башкарылган.  Министр тирәнрәк сукаларга тәкъдим итә, алай иткәндә, кышкы дым күбрәк саклана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International