Спас районында Мөхәммәтов КФХында көнбагыш җыюга керештеләр

2018 елның 26 сентябре, чәршәмбе

Спас муниципаль районында  Мөхәммәтов КФХ хезмәтчәннәре  май  орлыгы  өчен көнбагыш  җыюга керештеләр. Әлеге культура  271 гектар мәйданда  чәчелгән, бер  гектардан   17 центнердан  артык   уңыш   көтелә.

Шуны әйтергә  кирәк, быел һава торышы  көнбыгышның  уңышлы өлгерүе   өчен   бик  яхшы булды. Көнбагышларның  дымлылыгы нормада,  шуңа  күрә   аларны шунда ук саклауга  җибәреп  була. 

Хәзер үсемлекнең тамырга китүен  булдырмау  аеруча  мөһим:  дымлылык  артып китсә, көнбагыш  чери башларга мөмкин. Шуңа күрә хуҗалыкта көнбагышны җыюны  бик оператив башкарырга тырышалар.  Кырда өч  «ДОН-1500Б» комбайны эшли. Механизаторлар, бер-берсен алыштырып, тәүлек буе эшлиләр. Аларны дүрт мәртәбә  ашаталар, ә төшке ашны кырга ук китерәләр.   

Суктырылган көнбагышны  тракторлар һәм йөк  машиналары ташый. Әгәр һава торышы комачауламаса, көнбагышны билгеләнгән срокларда җыеп  бетерәбез, дип ышандыралар хуҗалыкта. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International