«Майский» ТК продукциясе «Бөтенроссия Маркасы» платина сыйфат тамгасы белән билгеләнде

2018 елның 25 сентябре, сишәмбе

«Майский» ТК  ҖЧҖ  утыз тугызынчы «Бөтенроссия Маркасы (III меңъеллык).  XXI гасыр сыйфат тамгасы»  конкурсының бер  үк вакытта өч Платина сыйфат    тамгасына  ия булды.  Конкурс 2018 елның  1 февраленнән 30 маена кадәр Мәскәүдә иң яхшы товарларны, хезмәт күрсәтүләрне һәм технологияләрне күрсәтү буенча Илкүләм программа  кысаларында узды.

Платина Тамгасы   конкурсның иң югары бүләге, ул   ике елга бер  мәртәбә шул чорда уздырыла торган күргәзмәләр (конкурслар)  йомгаклары буенча “Илкүләм Дан” ("Национальная Слава") күргәзмәсендә башкарыла.  Конкурс экспертизасы нәтиҗәләре буенча барысы  22 Платина, 96 Алтын һәм  1 Көмеш сыйфат Тамгасы бирелгән.

1999 елдан башлап XXI гасырның  Сыйфат тамгасын алуга берничә мең   продукция  экспертиза узды. Конкурсантлар,   экспертларның күрсәтмәләрен үтәп,  техник документацияне актуальләштерәләр, керә торган чималга контрольне, критик нокталарга технологик контрольне һәм әзер продукциягә   контрольне көчәйтәләр, тиешле сынаулар уздыруны оештыралар, продукцияне маркировкалау таләпләренә туры китерәләр, кулланучыларга продукция турында мәгълүмат җиткерәләр,  менеджмент системасын гамәлгә кертәләр һәм башкаларны гамәлгә ашыралар.

2018 елның 15 июненнән 15 ноябренә кадәр Мәскәүдә кырыгынчы  «Бөтенроссия Маркасы (III меңъеллык). XXI гасыр сыйфат тамгасы» конкурсы уза, ул Программаның унынчы икееллык этапны яба, лауреат-предприятиеләрнең продукциясе Платина һәм Алтын тамгаларга дәгъва кылу өчен җибәрелә.

«Бөтенроссия Маркасы (III меңъеллык).  XXI гасыр сыйфат тамгасы»  программасы турында тулырак мәгълүмат белән аның рәсми сайтында танышырга мөмкин:  www.rosmarka.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International