Арча районынлда Ат көненә багышланган чабышлар узды

2018 елның 15 сентябре, шимбә

2017 елның 15 сентябрендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Яңа Кырлай авылында “Ат көне” бәйрәменә багышланган гадәттәге  ат ярышлары узды.  Ярышларда 118 спортчы катнашты, тагын  17 катнашучы  - иң матур йөгәрләгән атлар конкурсында катнаштылар.  

Чараны ачуда  Татарстан Республикасы  Премьер-министры урынбасары  Васил Шәйхразиев,    Арча  районы башлыгы  Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов һәм  башка рәсми затлар катнашты.  

Ат көне       Татарстанда өченче мәртәбә уздырылды. Чабышлардан   тыш, атлар белән шөгыльләнүчеләр ат йөгерләүдә,   оста      олаучы  буларак, ат дагалауда  үз осталыкларын күрсәттеләр. Мәдәни-күңел ачу программасы, Республиика балалар-яшьләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләрнең  чыгышлары да  тамашачылар күңеленә хуш килде. 

Бәйрәмне  Арча районы башлыгы  Илшат Нуриев  ачты. «Без  бу бәйрәмне берничә ел инде уздырабыз. Элек-электән ат  татар халкыны “дусты” булган, бигрәк тә  авылда. Бүген дә без, төрле технологияләр булуга да   карамастан, һәрвакыттагыча аңа тугрылыклы  булып калабыз. Бүгенге бәйрәмгә килүчеләргә без бик рәхмәтле", - диде Илшат Нуриев. 

Татарстан Республикасы  Премьер-министры  Васил Шәйхразиев кунакларны бәйрәм  белән  котлады.  «Мин сезгә үземнең   рәхмәтемне  белдерәм. Татарстанда бүген 34 меңнән  артык  ат  бар. Һәр  районда ат-спорт мәктәпләре, остазлар бар. Атлар яратучыларга,   ат спорты  белән шөгыльләнүчеләргә,  чабышларда катнашучыларга үземнең олы рәхмәтемне белдерәм», - диде Васил Шәйхразиев. 

Татар  токымыннан атлар ярышында беренче урынны  Лениногорск районыннан   «Ахра»  кушаматлы атта  Динә Хәйретдинова алды. Икенче  урында  – Саба районыннан “Тулпар” кушаматлы атта Камилә Нәбиуллина, өченче урында   – Елизавета Карпухина  –  «Ак морза» кушаматлы атта.  

Җирле  токымлы атларда җиүчеләр: 1нче урында Ильяс Якупов -Түбән Кама  районыннан -   «Орбит» кушаматлы атта,   2 нче  урында   - М.Сәйфутдинов - Алексеевск районыннан  "Цыган" кушаматлы  атта, 3 нче  урында - Олег Синкин -Әлки  районыннан — "Талисман" кушаматлы  атта. 

Ярымчиста  менге  атларда  җиңүчеләр: 1нче урында  В. Семенов – Арча  районыннан -  «Зидан» кушаматлы атта, в1 нче урында  – Зөлфәт Рамазанов — Арча районыннан -  «Загира»  кушаматлы атта, 3 нче   урында  Владимир Ермолаев – Аксубай районыннан -  «Карина»  кушаматлы атта. 

Чистаканлы менге  менге  атларда  җиңүчеләр: 1  нче урында  Азат Закиев  -  "Рашен Глим" кушаматлы атта, 2 нче  урында   Артема Миронова   -  "Кабур"  кушаматлы атта, 3 нче  урында  Александр Александров  - "Гренд бой" кушаматлы атта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International