Татарстан Республикасының Сарман муниципаль районында шикәр чөгендерен җыюда катнашучы механизаторларны, чөгендер төяүчеләрне, агрономнарны икенче җидекөнлек конкурс йомгаклары буенча бүләкләделәр. Акчалата премияләрне район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Альберт Шәрипов, шул ук идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Илнур Сәлихов тапшырды.
Шикәр чөгендерен җыюда эшләүче механизаторлар арасында бүләкләнүчеләр: “Сарман” агрофирмасы” ҖЧҖеннән Әлмир Сәрвәров һәм Рузил Сәетшин экипажлары – җиде көндә 105 гектар мәйданда чөгендер җыйганнар, Иршат һәм Рамил Галиевлар – 103 га, Заһир Шәйхеразиев һәм Илдар Гыйләҗв – 92 гектар. “Сарман” агрофирмасы” ҖЧҖеннән Ринат Илдарханов «Ропа Маус» төягечендә 8407 тонна чөгендер төягән һәм беренче урынны алды. Икенче урында 7986 тонна күрсәткеч белән Илфат Йосыпов (“Нөркәй” агрофирмасы” ҖЧҖеннән), өченче урында – 7479 тонна күрсәтеч белән Дамир Моратов (“Җәлил” агрофирмасы” ҖЧҖеннән). Агрономнар арасында беренче урында – “Нөркәй” агрофирмасы” ҖЧҖеннән Рөстәм Исмәгыйлев, икенче урында – “Җәлил” агрофирмасы” ҖЧҖеннән Гөлнара Гарифуллина, өченче урында – “Сарман” агрофирмасы” ҖЧҖеннән Рамил Шакирҗанов.
Районда шикәр чөгендере 1930 гектар мәйданда җыелган. Бер гектардан уртача уңыш - 410 центнер, 79130 тонна татлы тамыр чыгарылган.