Татарстан игенчеләре шикәр чөгендере уңышын җыялар

2018 елның 27 августы, дүшәмбе

Шушы көннәрдә  республика игенчеләре шикәр чөгендере уңышын җыя башладылар. Оператив  белешмәләргә  караганда  27 августка Татарстан Республикасы буенча   427 га мәйданда шикәр чөгендере җыелган. Барысы   әлеге культураны 64,3 мең  га  мәйданда җыярга кирәк булачак.

Бүгенге көнгә  Татарстанда  15,2 мең тонна шикәр чөгендере җыелган, бер гектардан  356 центнер уңыш чыга. Әлеге вакытта бу  культура  республиканың өч  районында  җыела.

Сарман муниципаль районында беренчеләрдән булып «Нөркәй» агрофирмасы”  ҖЧҖ механизаторлары бу эшкә керештеләр. Биредә шикәр чөгендере 3003 гектар мәйданны били. Ә  район буенча   9269 гектар  мәйданда чөгендер чәчелгән. Бүгенгә  140 га мәйданда  5740 тонна  татлы  тамыр  чыгарылган,  уңыш  - 410 ц/га.

Сарман районында   12 «Ропа-Тигр»  комбайны  һәм      3 «Ропа-Маус» төягече  эшли.  Барлык   комбайннарда  да   икешәр   механизатор тәүлек  буе   эшлиләр.  Узган елдагы кебек  үк  механизаторлар  арасында   конкурс  игълан  ителгән, нәтиҗәләр  буенча алдынгыларга  бүләкләр  булачак. 

Тукай   районында  шикәр  чөгендере   87 га мәйданда   3,1 мең   тонна шикәр чөгендере  җыелган,  уртача  уңыш  - бер гектардан  350 центнер. 

 Зәй  районы игенчеләре   200 гектар мәйданда 6400 тонна шикәр чөгендере җыйганнар. Уртача    уңыш  -  бер гектардан    320 центнер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International