«Минем җирем Россия - 2018» – жюри әгъзаларын гаҗәпләндерә!

2018 елның 22 августы, чәршәмбе

21 августта Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында «Минем җирем Россия - 2018» мәгълүмати-агарту проектлары Бөтенроссия конкурсының  II оештыру  семинары узды,  биредә   жюри  әгъзалары  кергән эшләр белән танышудан һәм аларны  анализлаудан  алган хисләр турында  сөйләделәр, ә АПКның төбәк  ведомстволары вәкилләре үзләренең кыю ниятләре  турында фикерләштеләр.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Матбугат хезмәте директоры урынбасары  Екатерина Попова  үзенең кереш чыгышында   лидер  төбәкләрне билгеләп  үтте, шулай  ук  конкурска мәгълүмати  ярдәм итүләре  өчен  рәхмәт  белдерде.  

Жюри рәисе,  «АгроИнвестор»  редакция директоры Николай Лычёв,  призвал катнашучыларны сайтка эшләрне урнаштырганда техник таләпләрнең  үтәлешенә, ияртүле хатны  тутырганда игътибарлырак булырга һәм   Конкурс   өчен язмалар  сайлаганда һичничек  “планканы  төшермәскә” өндәде.

Оештыру  комитеты  һәм   жюри  әгъзасы,  Россиянең  Аграр журналистлар ассоциациясе рәисе Галина Зайцева быелгы   конкурс кагыйдәләренә кертелгән яңалык авторларга  конкурста катнашу  өчен  җиңеллек бирүен  билгеләп  үтте,  чөнки басылып   чыккан  мәкаләләр бер елныкы гына  түгел, ә өч елныкы карала, бу  исә  теманың ачылышын  үсештә   күрсәтергә   мөмкинлек   бирә.

Тагын бер жюри вәкиле, «Аграрий плюс»  ИД гендиректоры  Лилия Олисевич  төрле жанрдагы  материалларны   бәяләү өчен аларны  бер  калыпка  салырга ярамау   мәсьәләсен күтәрде,     чөнки очеркта  һәм  мәгълүмати  язмада теманың   ачылышы   һичшиксез   төрлечә була.   Гомумән,   жюри  шулай   эшли дә  инде,  дип  саный   ул. 

Россия Журналистлар  берлеге    әгъзасы  Елена Миненко берничә  ел  инде Конкурсның  жюри составына  керә. Ул  катнашучыларның  профессиональ  үсешен   билгеләп  үтте. Ул   шулай ук  кайбер проблемаларны читләтеп  узмады.  Мәсәлән, кайбер  мөрәҗәгать итүчеләр номинацияне  ачыклый   алмаганнар  һәм  үз  эшләрен техник яктан  җиренә  җиткереп  рәсмиләштерә алмаганнар.   Бу   проектларга ничек  итеп   югары бәя  биреп  була соң?!

Бу  елның тагын бер  мөһим   яңалыгы  –  конкурста  фотожурналистларның каташуы. «Литературая газета»ның һәм   «Советский Союз» журналының баш фотокорреспонденты Анатолий Хрупов озак  үгетләүләрдән  соң авторларның  эшләрен  бәяләүгә алынды, ул  эшләрнең  гаҗәеп югары  дәрәҗәдә булуын һәм  алдагы  “Алтын көз” фотокүргәзмәсендә алар бу елда булган шундый чараларның  күпчелеген  узып китәргә мөмкин булуын билгеләп үтте. 

Бүгенге көнгә    Россиянең  71  төбәгеннән  730 проект  кергән, заявкалар  бирү   срогы  ахырына якынлашып килә, алар   2018  елның   31 августына кадәр кабул  ителә. 

Конкурс турында  тулырак мәгълүмат биредә:  http://konkurs.agromedia.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International