Урып-җыю кампания башланганда Татарстанда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы комбайнчысы» республика конкурсы башлану турында игълан ителгән иде.
Конкурс комбайнчы һөнәренең абруен арттыру һәм аны популярлаштыру, 2018 елгы урып-җыю эшләрендә югары күрсәткечләргә ирешкән комбайнчыларны бүләкләү максатларында, шулай ук уңышны тиз һәм сыйфатлы җыеп алуны, агросәнәгать комплексында урып-җыю техникасын нәтиҗәле куллануны кызыктыру максатларында оештырылды.
Быел Министрлыкның конкурс комиссиясе Татарстан Республикасында иң күп күләмдә һәм иң күп мәйданда ашлык суктырган күрсәткечләр буенча республика һәм район дәрәҗәләрендә 490 җиңүчене билгеләячәк. 240 комбайнчы 50 мең сум премия белән бүләкләнәчәк. 40 мең сум күләмендәге премия иң күп мәйданда чаптырган 50 механизаторга биреләчәк. Конкурс йомгаклары буенча районнарда 200 иң яхшы комбайнчы 30ар мең сум премия алачаклар.
Ярышлар төркемнәр буенча алып барыла. Комбайнчылар арасында беренче төркемгә түбәндәге техника керә: СК-5 Нива, Вектор-410/420, КЗС-7, КЗС-812, Енисей-1200; икенчегә: ДОН-1500/1200, Акрос-530/550, КЗР-10 Полесье, КЗС-10К, Кейс-2366, Клаас Доминатор МЕГА-204/208, «Нью Холланд» ТС-56, ТХ-65, Массей Фергюссон – 5650, Кампо – 306SL; өченче төркемгә: Акрос-580/585/595, КЗС-1218, Нью Холланд CSX, CX, CS, Клаас Мега-360/370, Клаас Тукано 430-450/470-480, Клаас Лексион-480/540, Джон Дир-9560/9660/9670, Джон Дир W540, Челленджер CH 647С, Массей Фергюссон-7347; дүртенче төркемгә: Клаас Тукано-570/580, Торум-740/750, Клаас Лексион-560/570/580/650/670/740/770.
Үзйөрешле чапкычлар 3 төркемгә бүленә: беренче төркемдә: МакДон, Челленджер, Джон Дир, Нью Холланд, Массей Фергюссон, ЕС-1, КСУ-1, CS-200; икенчедә - Е-302, КПС-5, «Мещера»; өченчедә: ЖРБ-4,2, ЖЗБ-4,2, ЖВП-4,9, ЖВН-6, ЖВЗ-7.
16 августка оператив белешмәләр буенча урак өстендә алдынгы комбайнчылар арасында: Илдус Андарҗанов – Нурлат районының «Сөләйманов А.И.» КФХыннан, «Нью-Холланд CS 6080» комбайнында 26 көндә 2968 тонна ашлык суктырган, Геннадий Куприянов – Тәтеш районының "Сафиуллова Р.Г." КФХыннан ( 22 көндә «Клаас Тукано 580» комбайнында 2134 тонна ашлык суктырган), Илнур Ибәтуллин – Нурлат районының «Нурлат сөте» ҖЧҖеннән (14 көндә «Нью Холланд ТС-56» комбайнында 1883 тонна ашлык суктырган), Марат Низамов һәм Фәнис Шәйхаттаров – Чүпрәле муниципаль районының "Низамов А.А." КФХыннан (15 көндә КЗС-812 һәм КЗС- 7 комбайннарында 887әр тонна ашлык суктырганнар).
Икмәк чаптыручы механизаторлар арасында: Олег Захаров – Түбән Кама районынынң «Союз-Агро» ҖЧҖеннән, Юрий Сарбаев – Лаеш районының «Среднее-Девятово» ҖЧҖеннән, Валерий Ильин – Әгерҗе районының «Наҗәр» ҖЧҖеннән һ.б.лар.
Кокурста башка катнашучылар һәм аларның җитештерү күрсәткечләре белән сайтта «Министрлык эшчәнлеге» бүлегендә йә түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: http://agro.tatarstan.ru/rus/luchshiy-kombayner-2018.htm