«Россельхозцентр» белгечләре республика аграрийларына «мобиль» ярдәм күрсәтәләр

2018 елның 12 июле, пәнҗешәмбе

«Россельхозцентр» ФДБУенең Татарстан Республикасы филиалында ике ай буена «РСЦ–консультант» төркеме эшли, ул WhatsApрның мобиль һәм башка платформалары өчен текст хәбәрләре белән алмашу системасында оештырылган төркем. Бу төркем республика аграрийларына кырларда ашыгыч ярдәм итү өчен төзелде. Аны булдыру өчен Татарстан филиалының үсемлекләрне яклау бүлеге белгечләре хуҗалыклар агрономнарының координатларын тупладылар.

Хәзер төркем составына 400дән артык абонент керә, шул исәптән «Россельхозцентр» ФДБУ Татарстан Республикасы филиалының үзәк аппараты, районара һәм район бүлекләре белгечләре керә.

Үсемлекләрне яклау бүлеге белгечләре атна саен төркемдә катнашучыларга авыл хуҗалыгы культураларының торышы турында мәгълүмат бирәләр, яклау чараларын таләп итә торган зарарлы объектлар барлыкка килү турында хәбәр итәләр. Агрономнар, үз чиратында, басуларда ук мобиль ярдәм алырга, авыруның, зарарлы бөҗәкләрнең исемен белергә, аларга каршы көрәшү өчен һәм үсемлекләрне тукландыру буенча күрсәтмәләр алырга мөмкин. Мондый төркем аграрийларга мәсьәләләрне оператив хәл итәргә, нәтиҗәдә, мул уңыш алырга һәм аны саклап калырга ярдәм итә.

Эшли башлаганнан бирле төркем тарафыннан 100дән артык консультация һәм күрсәтмә бирелде, төркемгә көн саен яңа абонентлар өстәлеп тора, аграрийлар арасында аның әһәмияте һәм популярлыгы арта бара.

Татарстан филиалының тәҗрибәсе – аграр тармакта заманча санлы технологияләрне куллану мөмкинлегенең ачык үрнәге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International