Теләче муниципаль районының «Игенче» ҖЧҖендә ашлык җыю комбайннарының эшкә әзерлеген тикшерделәр

2018 елның 4 июле, чәршәмбе

4 июльдә Татарстан Республикасы Теләче  муниципаль районының  «Игенче» ҖЧҖендә ашлык  җыю   комбайннарының  эшкә әзерлеген тикшерделәр. Тикшерү комиссиясе составына   районның  Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе  башлыгы  Рәлиф Низаметдинов, Дәүләт техника күзәтчелегенең  район бүлеге башлыгы    Х.Нәзиров,  авыл хуҗалыгы  идарәсе  белгечләре,  хуҗалык  җитәкчесе һәм белгечләре  кергән иде. 

Комиссия техниканы теркәү һәм файдалануга рөхсәт  бирү документларын,   техникага тракторист-машинист таныклыгы булган икешәр  механизаторның беркетелгән булуын, ашлык  җыю    комбайннарының  барлык  өлешләренең  эшләвен,  шулай  ук  һәр   комбайнның  төгәл көйләнгән булуын  тикшерде.

Техника иминлеге һәм янгын куркынычсызлыгы  таләпләренең үтәлешенә аерым  игътибар бирелде. Барлык    комбайннарда  да  янгын  сүндерү  чаралары, шулай ук    медицина  аптечкалары  урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International