Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районында «Татарстанда кыр көне-2018» күргәзмәсен ачты

2018 елның 28 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстанның Лаеш районында «Татарстанда  кыр  көне-2018» агросәнәгати, инновацион, технологик күргәзмәсе эәшли башлады. Аны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов,  Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчәсе   Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов һәм башка рәсми затлар катнашты.   

Мәртәбәле кунаклар  экспозицияне карап чыктылар, катнашучыларның стендлары   һәм  Россия төбәкләренең  агросәнәгать комплексы яңалыклары белән таныштылар.  

«Күргәзмәдә  үсемлекчелек, терлекчелек өлкәсендә иң заманча технологик алымнар тәкъдим ителгән. Әлбәттә, лаборатория анализына бәйле технологияләрне дә күрергә мөмкин. Монда килгән һәркем файдалы мәгълүмат алыр дип ышанам», –  дип, Татарстан Республикасы Президенты  Рөстәм Миңнеханов Кыр көненә әзерләү эшләрен  башкаручы    барлык структураларга рәхмәтен җиткерде. «Берничә көн буена бу  мәйданчыкка ихтыяҗ зур булыр дип уйлыйм. Мондый эш рәвеше  бик   файдалы», - диде  ул. 

Күргәзмәдә  катнапшучыларны «Росагролизинг» АҖ генераль директоры Валерий Назаров та сәламләде, ул  Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре бәйрәмендә катнашуына шат булуын әйтте. «Росагролизинг» стратегик партнер булып тора. Без Рөстәм Миңнеханов белән 2017 елның 5 маенда килешү төзедек һәм эш дәвамында 3,5 мең техника, 77 мең нәселле терлек, терлек тоту өчен 270 мең урын булдырдык дип әйтә алабыз. Бу мөнәсәбәтләрнең көче кимемәс,  ә алга  таба  бары тик артыр гына  дип ышандыра алам», - дип белдерде. 

 Быел  күргәзмәдә Россия Федерациясенең 21  төбәгеннән, шулай  ук  Беларусь,  Венгрия республикаларыннан,   150 компания,  алдынгы  чит  илләр  компанияләре вәкилләре катнаша.    

«Татарстанда  кыр көне – 2018» күргәзмәсе экспозициясе  берничә   блоктан  тора:  «Үсемлекчелек», «АПКны инженер-техник  тәэмин итү», «Терлекчелек», «Үлән мәйданы», «Мелиорация», «Икътисад», «Фән һәм кадрлар» һәм  «Кече   хуҗалыклар».  

 «Үсемлекчелек” блогында      кунакларга    Россиянең һәм Татарстанның көзге һәм язгы   авыл хуҗалыгы   культуралары селекциясе чәчүлекләре, АПК өлкәсендәге яңа  технологияләр,     үсемлекләрне яклауның экологик    имин  чаралары, яңа  төр    ашламалар  күрсәтелә.        Быел беренче  мәртәбә    седераль культуралар һәм   күпкомпонентлы  азык  катнашмалары  тәкъдим  ителә.    

«АПКны инженер-техник  тәэмин итү» блогында  АПК өлкәсендә үзебезнең һәм чит илләрнең   яңа  технологияләре,   авыл хуҗалыгы машиналары һәм җайланмалары күрсәтеләчәк, мәс.,  Ростсельмаш, Кировец, JCB, JohnDeerе һәм башка бик  күп төрле техника күрсәтелә.  Әлеге  күргәзмәдә җитештерелгән продуктлар  һәм  җитештерүнең төрле  ысуллары  кыр шартларында  презентацяләнә.    Күргәзмәдә беренче  мәртәбә  газ ягулыгында эшли торган  техника блогы да  бар.  

«Терлекчелек»  блогында катнаш азык,  терлекчелек   фермалары өчен   җайланмалар, азык  әзерләү  техникасы   җитештерүчеләр катнаша.   

Форумның эшлекле  программасы  кысаларында    авыл хуҗалыгы, үсемлекчелек, терлекчелек темаларына һәм башка актуаль темаларга түгәрәк  өстәлләр һәм мастер-класслар  уздыру каралган.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International