Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районында авыл хуҗалыгы культураларының торышын бәяләделәр

2018 елның 15 июне, җомга

Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районында   авыл хуҗалыгы   культураларының  торышын  бәяләделәр. Комиссия  составында  район башлыгы   Фәрит Хөснуллин, «Агросила групп» ЯАҖ  генераль  директоры   Фәнис Газетдинов, район Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең    җитештерү-маркетинг бүлеге  башлыгы   Илнур Сәлихов, «Россельхозцентр» ФДБУнең ТР филиалы район бүлеге  башлыгы   Рамил Нәҗметдинов һәм «Агрокөч»  АҖенең  баш  агрономы  Рөстәм Хәбибрахманов бар иде.

Комиссия  әгъзалары үсемлекләрнең торышын   диагностикаладылар һәм  авыл хуҗалыгы   культураларын карау   буенча  күрсәтмәләр бирделәр. Бәяләү  йомгаклары  буенча  беренче  урын    «Нөркәй» АФ” ҖЧҖенә бирелде.   Икнче  урын –   «Җәлил» АФ” ҖЧҖенә һәм   «Сарман» АФ” ҖЧҖенә, өченче  урын    «Сарман  аграр көллияте» дәүләт аграр һөнәри белем  бирү учреждениесенә (ДАҺБУ) һәм «Родные края – Туган Як» агрофирмасы” ҖЧҖенең  Саклау-Баш  бүлекчәсенә бирелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International