Татарстанның Кукмара районында тәүлеккә 250 тонна сөт савалар

2018 елның 14 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Кукмара  муниципаль районы  хезмәтчәннәре   сөт  җитештерү күләмнәре  буенча  яңа  күрсәткечләргә ирештеләр. 2018 елның   13 июнендә  авыл хуҗалыгы оешмаларында  һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында  250 тонна  сөт савылган,  бер  сыердан уртача тәүлеклек  савым   21,9 кг тәшкил итә.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры  Марат Әхмәтов,   район хезмәтчәннәренә  көндәлек  тырыш хезмәтләре өчен  рәхмәт белдереп, Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев  адресына    телеграмма җибәрде. 

Телеграммада  болай дип әйтелә:  «Хөрмәтле  Сергей Димитриевич! Кукмара  муниципаль районы  авыл  хезмәтчәннәре  сөт  терлекчелегендә иң югары  күрсәткечләргә ирештеләр.  Бу  тарихи казанышка – тәүлеклек савымны   250 тоннага  җиткерүгә  ирешү – барлык хезмәткәрләрнең, тармак белгечләренең  максатчан юнәлештә  тырышып эшләү, савым терлеген карау һәм тукландыру  буенча   инновацион   технологияләрне гамәлгә кертү нәтиҗәсе.

Вахитов ис. АХҖК терлекчеләренең күрсәткечләре  горурлану  хисе  уята,   биредә һәркөнне    60 тонна сөт савалар,    «Урал» АХҖКында  – 38,3 тонна, «Әсәнбаш-Агро» ҖЧҖендә – 29,5 тонна.   «Восток» ҖЧҖ,   «Яңа  тормыш» («Новая жизнь») ҖЧҖ,  районның  крестьян-фермер хуҗалыклары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар да  җитештерү күләмнәрен  арттыра  баралар.   

Сәнәгати сөтчелек комплексларын  төзүгә тоткан сезнең курс  якын  елларда  районга  яңа  күрсәткечләргә ирешергә – тәүлеклек савымны  300 тоннага  җиткерергә  мөмкинлек бирәчәгенә ышанып калам. 

Хөрмәтле Сергей Димитриевич, Кукмара  районының  кадерле авыл хезмәтчәннәре! Сезгә республика иминлеге  хакына һәркөнне армый-талмый хезмәт  итүегез, Татарстанның  агросәнәгать комплексын үстерүгә  үзегездән керткән саллы   өлешегез өчен  ихластан  олы  рәхмәтемне җиткерәм.        Сезгә нык  сәләмәтлек, тормышыгызда  иминлек һәм  тынычлык,  мактаулы  һәм авыр хезмәтегездә алга  таба  тагын да  югарырак уңышларга  ирешүегезне телим!  

 

Татарстан Республикасы

Премьер-министры урынбасары –

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм

 азык-төлек министры     Марат Әхмәтов»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International