Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы: чәчү тәмамланды, әмма кырларда тагын да җаваплырак чор – уңыш булдыру чоры башланды

2018 елның 1 июне, җомга

Кырларда  чәчү   тәмамлануга да карамастан, эшләр дәвам итә. Тагын да  җаваплыраак чор –  мул уңыш булдыру  чоры  башланды. Бу  хакта  бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә сөйләде.  
Барлык муниципаль  районнар белән  видеоконференция элемтәсе  режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.  Киңәшмәдә Татарстан Республикасы  Премьер-министры   Алексей Песошин да  катнашты. 
«Уңыш булдыру  дигәндә,   комплекслы  эш башкару  дип аңларга кирәк, болар – үсемлекләрне яклау һәм тукландыру.  Бу кырларны чүпләнүдән, үсемлекләрне авырулардан  һәм корткычлардан  яклауга бәйле  проблемаларны  бер үк  вакытта хәл итәргә, шулай  ук  кирәкле  элементлар  белән тукландырырга   мөмкинлек бирә», – диде  министр.
Ашлыкка һәм техник  культураларга  бәяләр тотракланачак, диде ул.   Динамика хәзер үк  сизелә.  Беренчедән, бүген  ашлыкны  экспортлау актив бара  (52 млн. тонна  булыр дип  көтелә).   «Икенчедән, узган  ел белән чагыштырганда,  май азагына ил буенча  4 млн. гектрага якын  җир чәчелеп бетмәгән. Әгәр аларны  чәчсәләр дә,  урып-җыю көзгә авышачак, бу  үз нәтиҗәләрен  бирәчәк», – дип саный  министр.
Марат Әхмәтов шулай  ук   авыл хуҗалыгы оешмаларына  пар җирләренә   сидератлар   чәчәргә тәкъдим  ителүе  турында  да  әйтеп узды.   «Әмма моның  уңай  нәтиҗәләр бирүен  барлык  хуҗалыклар  да  аңлап бетермәде булса кирәк, мәс., Югары Ослан   районында 9,5 мең га пар җире бар, шуның   1 процентын  гына сидератлар  били.  Гектарга  33 кг  ашлама кертелгән. Бөгелмә районында  -  2 процент, ашлама бер  гектарга    33 кг кертелгән. Шундый  ук  хәл  Чирмешән,  Менделеевск, Лениногорск һәм Кама Тамагы  районнарында  да  күзәтелә, – дип өстәде  Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы  башлыгы. – Ә сидератлар  чәчүчеләр киләсе  елда  ук көзге   культураларның  һәр гектарыннан   1 тонна  ашлык  артык алачаклар».
Азык  әзерләүгә күчеп, Марат Әхмәтов  Нурлат һәм Аксубай районнарының  азык әзерләүгә керешүләре  турында  әйтте.  «Туклыклылыгы буенча  сыйфатлы  терлек азыгы  әзерләү өчен безнең тагын  бер декада вакыт  бар әле. Шуңа  күрә  икенче  атнадан  бар  районнар да   печән һәм  сенаж әзерләргә керешергә   тиеш. Һәм шул  срокларда  әзерләп калырга  тырышырга  кирәк», – дип өстәде  министр.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International