Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының “Каракашлы” ҖЧҖ базасында машина белән сыер саву осталары һәм эре мөгезле терлекләр үрчетү буенча технологлар арасында конкурс узды. чарада районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, «Элита” ГПП” АҖ белгечләре һ.б.лар катнашты.
Конкурс башында анда катнашучылар теоретик сорауларга җаваплар бирделәр. Практик өлештә сыер савучылар саву аппаратын сүтеп җыю, , сыерлар саву буенча биремнәр башкардылар. Технологлар ясалма орлыкландыру буенча үз осталыкларын күрсәттеләр.
Ярышлар йомгаклары буенча машина белән сыер саву осталары арасында 1 нче урынны «АгроМир» ҖЧҖеннән Рәмзия Камаева алды, 2 нче урынны - Зөлфирә Кәшапова («Уныш» ҖЧҖ), 3 нче урын Роза Нуриәхмәтовага («АгроМир» ҖЧҖ) бирелде. Эре мөгезле терлекләрне ясалма орлыкландыру буенча операторлар арасында 1 нче урынны Ульяна Михайлова («Уныш» ҖЧҖ) алды, 2 нче урынны - Мәрьям Хәлиуллина («Каракашлы» ҖЧҖ), 3 нче урынны Наҗия Касыймова («Вафауллин А.А.» КФХ) алды.