Республика районнарында азык әзерләү техникасының һәм азыксаклагычларның 2018 елгы сезонга әзерлеге буенча конкурслар уза

2018 елның 30 мае, чәршәмбе

Бу  атнада  Татарстан   районнарында  азык  әзерләү  техникасының һәм азыксаклагычларның 2018 елгы  сезонга  әзерлеге  буенча  конкурслар  уза. Сарман муниципаль районы  авыл хуҗалыгы оешмаларының  әзерлеген  Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының  АПКны  инженер-техник  тәэмин итү бүлеге  башлыгы  Ришат Булатов  җитәкчелегендәге   комиссия бәяләде.  Аның  составында  шулай  ук     Фәрит Хөснуллин, «Агросила групп» ЯАҖ генераль  директоры Фәнис Газетдинов, районның  Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе  башлыгы    Альберт Шәрипов булды.

Экспертлар  үзйөрешле  чапкычларның, азык җыю   комбайннарының һәм башка тагылма  азык  җың   техникасының  төзеклеген, хезмәтне саклау  кагыйдәләренең үтәлешен,   үсемлекчелек  буенча  чаралар  башкаруны  тикшерделәр.

Конкурс йомгаклары  буенча  беренче  урынны    «Җәлил» АФ” ҖЧҖ алды,   икенче  урында   –   «Сарман» АФ” ҖЧҖ  һәм  «Нөркәй» АФ” ҖЧҖ.

Зәй муниципаль районы хуҗалыкларын составына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының  игенчелек  тармакларын  үстерү бүлеге  башлыгы  Ирек Садыйков, хезмәтне сакла секторы  мөдире   Айдар Сәлахов,  район  башлыгы  Рәзиф Кәримов һәм башкалар  кергән  комиссия йөреп чыкты. 

Биредә беренче  урын     «Зәй» агрофирмасы” ҖЧҖенә бирелде, икенче урында       –  «Восток» агрофирмасы” ҖЧҖ.

Райо башлыгы  Рәзиф Кәримов,  авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре  алдына  күпьеллык  үләннәрне беренче  кат  2018 елның  23 июненә кадәр чаптырып бетерү бурычы  куелды, диде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International