Татарстан Республикасында чәчү 1,3 млн. га җирдә, ягъни барлык мәйданның 73%ында башкарылган

2018 елның 19 мае, шимбә

Татарстан Республикасында чәчү кампаниясенең барышы турында шимбә көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.

Барлык муниципаль районы районнар белән видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Марат Әхмәтов әйтүенчә, шушы көнгә республикада чәчү 1,3 млн. га җирдә, ягъни барлык мәйданның 73%ында башкарылган. Арпа (382 мең га) һәм шикәр чөгендере (66 мең га) тулысынча чәчелеп беткән.

Сабан чәчүен беренчеләрдән булып Зәй муниципаль районы төгәлләде. Озакламый Сарман районы бетерәчәк. Тәтеш, Әтнә, Апас һәм Нурлат районнары да чәчүне төгәлләүгә якын.

«Узган атна буе эш бик кызу темплар белән барды, тәүлекә 100 мең гектардан артык мәйданда чәчелде», – диде ул.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Югры Ослан һәм Әгерҗе муниципаль районы районнарының сроклардан калышып баруларын билгеләп үтте. Аларда 42% һәм 48% мәйданда гына чәчелгән әле. Шулай ук Зеленодольск, Бөгелмә, Әлки, Биектау һәм Кайбыч районнары да шактый калышалар.

Көзге чәчүлекләрне дә карарга кирәк, диде Марат Әхмәтов. «Бер атнадан соң яклау чараларын башкарырга кирәк, бигрәк тә, гербицидлар буенча, аннары соңга калырга мөмкин, – дие министр. – Чүпләр дә, корткычлар һәм авырулар да шактый. Шуңа күрә бик актив булырга, төнге режимда да эшләргә кирәк – гербицидлар, инсектицидлар, фунгицидлар һәм өске яктан тукландыру - болар барысы да үсемлекләрне яклау чаралары».

Марат Әхмәтов бу елның 4 аенда сөт җитештерү һәм сату мәсьәләләренә дә тукталды. Республикада авыл хуҗалыгы оешмаларында 415 мең тонна сөт җитештерелгән, үсеш - 2% (2017 елгв карата 8,5 мең тонн ), шуннан апрель аенда – 108 мең тонна.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, кайбер эре “сөтчелек” районнарында сөт җитештерү күләмнәре кимүгә дә карамастан, бар көчне җыеп, алар сөт күләмнәрен арттыруга ирешә алганнар.

Моннан тыш, “Ак Барс” ХК менеджментының хатасы аркасында Буа, Кайбыч, Апаст районнарында да сөт җитештерү кимегән. «Әмма гаепне «Ак Барс» холдингка гына аударып калдырып булмый, – диде Марат Әхмәтов. – Кызганычка каршы, бу районнар башлыклары агрофирмалар буенча терлекчелек мәсьәләләрен үз өсләреннән төшерделәр, фермаларга йөрмиләр, эшлекле элемтәләр юк».

Уңай яктан үрнәк итеп министр Зәй муниципаль районы җитәкчелегенең инвестор белән уңышлы уртак эш алып баруын китерде.

Министр моңа кадәр (1 кварталда) бүленгән 1,5 млрд. сум субсидиянеэ авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренең эшләрен җиңеләйтүен әйтеп узды.

«Шундый саллы ярдәмнең нәтиҗәсе дә булырга тиеш, – диде Марат Әхмәтов. - Шулай булса да, кайбер сөтчелек хуҗалыклары сөт җитештерүне киметә баралар. Һәркөнне авыл хуҗалыгы оешмаларында 3600 тоннадан артык сөт җитештерлә, әмма бу 2017 ел дәрәҗәсендә генә. Шул ук вакытта коллегиядә куелган бурычны - сөт җитештерү күләмен 5%ка арттыруны безнең өстән беркем дә төшермәде әле».

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференцэлемтә режимында чәчү кампаниясендә сроктан калышкан районнар башлыклары белән элемтәгә керде, – болар - Кайбыч, Алексеевск районнары һәм башкалар. «Бүген 19 май инде, кайюер районнарда 50-60% мәйданда чәчелгән, бу ни хәл? – дип кызыксынды Рөстәм Миңнеханов. – «Кызыл зона”да торучы районнарга тырышырга кирәк. Әмма барлык технологик процесслар үтәлергә тиеш!»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International