Марат Әхмәтов Арча һәм Мамадыш районнарында язгы чәчү эшләре белән танышты

2018 елның 18 мае, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Арча һәм Мамадыш муниципаль районнарында язгы чәчү кампаниясенең барышы белән танышып кайтты.

Арча муниципаль районы кырлары өстеннән очып узганнан соң, министр АПК оешмалары җитәкчеләре, вавыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Язгы чәүнең барышы турында район башлыгы Илшат Нуриев сөйләде. Бүгенге көнгә сабан культуралары 33,8 мең га мәйданда чәчелгән, бу барлык мәйданның 52%ын тәшкил итә. Шул исәптән арпа – 12,5 мең га (91%), бодай – 7,5 мең га (64%). «Көнгә уртача 5,2 мең гектар җир чәчелә», – диде Илшат Нуриев.

Марат Әхмәтов эшләрнең оештырылуын уңай бәялдәде. «Көзге культураларның торышы да сөендерә», – дип өстәде ул.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренең һәм белгечләренең дәүләт ярдәме программаларына кагылышлы күпсанлы сорауларына җаваплар бирде һәм алга таба уңышлар теләде.

Мамадыш муниципаль районында Марат Әхмәтов шулай ук авыл җирлекләре башлыклары һәм авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре белән очрашты. Район башлыгы Анатолий Иванов чәчү эшләренең барышы турында сөйләде. «Бүгенгә чәчү барлык мәйданның 69%ында (32,7 мең гектар) башкарылды. Тәүлеккә уртача 3,1 мең гектар җир чәчелә», – диде ул.

Марат Әхмәтов, Татарстанда барлык мәйданның өчтән икесе чәчелде, дип хәбәр итте. «Мамадыш районының республика белән бертигез баруы сөендерә. Кырларыгызда эш кайный, механизаторларның кәефләре күтәренке, – диде министр. – Соңгы елларда районда үсемлекчелектә дә, терлекчелектә дә уңай үзгәрешләр күзәтелә. Рифат Мотыйгуллинның да эш нәтиҗәләре күренә».

Очрашу азагында Марат Әхмәтов игенчеләргә кыр эшләрендә һәм яңа проектларны гамәлгә ашыру юнәлешендә уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International