Татарстан студенты «Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү» компетенциясе буенча «Яшь профессионаллар» IV илкүләм чемпионатының сайлап алу турында катнаша

2018 елның 25 апреле, чәршәмбе

Бүгенге көндә Ростов өлкәсендә «Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү» компетенциясе буенча «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) IV илкүләм чемпионатының сайлап алу туры уза. Ярышлар Качкан поселогында Октябрьск аграр-технологик техникумы базасында оештырылган.

Әлеге ярышларда Татарстан Республикасыннан Казан дәүләт аграр университеты студенты Марсель Әхмәтвәлиев катнаша. Биредә 49 төбәктән килгән вәкилләр көч сынаша. Сайлап алу турын узучылар чемпионатның финалында катнашачаклар, ул бу елның август азагында Сахалин шәһәрендә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International