Татарстанда гаилә терлекчелек фермаларын үстерү программасы буенча конкурста катнашуга заявкалар кабул итү төгәлләнде

2018 елның 19 апреле, пәнҗешәмбе

18 апрельдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында “2017-2020 елларга Татарстан Республикасында крестьян-фермер хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү” программасы буенча конкурста катнашуга заявкалар кабул итү төгәлләнде. Бүген Эксперт советы әгъзалары кергән заявкалар белән конвертларны ачтылар.

Грантларның гомуми суммасы 250 млн. сум тәшкил итә. Конкурска барлыгы Татарстан Республикасыың 28 муниципаль районыннан 50 крестьян (фермер) хуҗалыгы заявка биргән. Иң күп заявкалар Балык Бистәсе районыннан (5 заявка), Арча, Мөслим – 4әр, Нурлат, Теләче һәм Чирмешән районнарыннан – 3әр.

Программа шартлары буенча конкурста җиңүче КФХ башлыклары бер гаилә фермасына өстәмә рәвештә кимендә 3 даими эш урыны булдырырга тиеш булалар. Грантлар акчалары терлекчелек фермаларын төзүгә (реконструкцияләүгә), авыл хуҗалыгы терлекләре, техника һәм җайланмалар сатып алуга тотылырга тиеш. 22 заявка бирүче 50дән 100 башка кадәр сыер өчен сөтчелек фермалары төзергә (реконструкцияләргә) телиләр. 15 фермер – 150дн 800 башка кадәр эре мөгезле терлекләр симертү фермасын төзергә, 3 эшкуар – 300дән 635 башка кадәр сарык фермасы төзергә, 3 мөрәҗәгать итүче – 200 атка ат фермасы төзергә, 4 фермер – 3 меңнән 80 меңгә кадәр (казлар, йомырка сала торган тавыклар, бройлерлар) кошчылык фермасы төзергә, 1 кеше дуңгыз фермасы төзергә тели. Балыкчылык өчен 2 заявка бар, алар 15тән алып 21 тоннага кадәр товар балыгы үрчетергә телиләр.

Тапшырылган документларны тикшерү тәмамланганнан соң конкурс комиссиясе утырышы була, анда мөрәҗәгать итүчеләр дә чакырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International