Николай Титов: муниципаль берәмлекләр бакчачыларга игътибар бирми диярлек, ә бит бакчачылык ширкәтләреннән җир салымы территорияләр бюджетларына керә

2018 елның 14 апреле, шимбә

Бакчачыларга ярдәм программасы турында, 2017 елга йомгаклар һәм 2018 елга бурычлар турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов чыгыш ясады.

Барлык муниципаль районы районнар белән видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды, киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Николай Титов сүзләренә караганда, бүген республикада 28 мең га җирдә 376 мең бакча участогы бар, шәуннан 216 меңе теркәлгән, ягъни 58%ы, ә милек итеп 17 мең га (61%) җир теркәлгән.

Республика буенча тулаем алганда 23 районда 950 бакчачылык штркәте (СНТ) бар. 9 муниципаль районда (Бөгелмә, Буа, Кукмара, Мамадыш, Мөслим, Нурлат, Балык Бистәсе, Спас, Тәтеш районнары) бакчачылык ширкәтләре теркәлмәгән, ә 13 районда алар бөтенләй юк, болар – авыл районнары.

Бакчачылык ширкәтләренең күпчелеге (90%) Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләре читләрендә урнашкан. «1 миллионнан артык граждан күпмедер дәрәҗәдә үзләрен бакча кишәрлегендә үсә торган яшелчә, җиләк-җимеш, бәрәңге белән тәэмин итәләр, шул ук вакытта аларның күбесе өчен бакча ял итү урыны да», - диде Николай Титов.

Бакчачылар өчен проблемалы мәсьәләләрнең берсе – су һәм электр энергиясе белән тәэмин итү, шулай ук юллар, скважиналар, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, калдыкларны чыгару проблемалары, диде ул.

«Күпчелек муниципаль берәмлекләре бакчачыларга тиешенчә игътибар бирмиләр, ә бит бакчачылык ширкәтләреннән җир салымы территорияләр бюджетларына керә», – дип, мөрәҗәгать итте Николай Титов киңәшмәдә катнашучыларга.

Николай Титов районнарда бакчачыларның проблемалары карала һәм хәл ителә торган ассоциацияләр төзергә тәкъдим итте.

Бакчачылар һәм җирле үзидарә органнары арасында үзара уңышлы мөнәсәбәтләр үрнәге итеп Түбән Кама районын алырга була. Нәтиҗәдә – башкарыла торган эшләрнең югары сыйфатлы булуы, проблемаларны һәм мәсьәләләрне вакытында хәл итү.

«Түбән Кама районына чыгып, муниципаль берәмлекләр башлыклары катнашында, аларның тәҗрибәсен өйрәнү максатында ведомство комиссиясенең күчмә утырышын уздырырга кирәк», – диде Николай Титов.

Николай Титов Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советының 1:2 чагыштырмасы белән финанслашу тәкъдимен искә төшерде. Бу юнәлештә норматив база эшләнә башлады – ул шул ук авыл җирлекләрендә гражданнарның үз-үзен салымлау принцибы буенча эшләнә. Бакчачылык ширкәтләре акча җыйсалар, республика бюджетыннан 500 млн.сум акча бүлеп бирү мәсьәләсе каралачак, дип аңлатты ул.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу инициативаны уңай бәяләде. Рөстәм Миңнеханов шулай ук, сезон чорында бакчачылык ширкәтләрендә гражданнар бик күп була, дип искәртеп узды, алар өчен шулай ук экология дә, иминлек, су һәм электр белән тәэмин итү дә бик мөһим. Бакчачылар белән эшләргә кирәк, диде Рөстәм Миңнеханов, аларга ярдәм итәргә кирәк. Аның әйтүенчә, бу мәсьәлә бигрәк тә үз тирәләрендә бакчачылык кишәрлекләренең 90%тан артыгы белән урнашкан Казан, Түбән Кама, Чаллы кебек зур шәһәрләр өчен аеруча актуаль.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International