Иван Чурин Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

2018 елның 9 апреле, дүшәмбе

Бүген Министрлыкта структур бүлекчәләр һәм ведомство буйсынуындагы предприятиеләр җитәкчеләре катнашында атналык оператив киңәшмә узды. Аны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов үткәрде.

Киңәшмә барышында Чистай муниципаль районында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы вазыйфасын биләүче Иван Чурин Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Ул 3 апрельдә вазыйфасыннан азат ителде.

«Иван Петрович үзенең максатчан омтылышлы, җаваплылыгы һәм һөнәри осталыгы ягыннан аерылып тора. Аны оста җитәкчелек итүе нәтиҗәсендә без районның агросәнәгать комплексында уңай үзгәрешләр күрәбез», – дип ассызыклады министрның беренче урынбасары Николай Титов.

Иван Чуринның бу тармактагы эш стаж 42 елдан артып китә. Ул гомер буена үзенең туган Чистай районында эшли, ул, хезмәт эшчәнлеген «Заря» күмәк хуҗалыгында гади эшчедән башлап, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы вазыйфасына кадәр шактый катлаулы юл үтә. Әлеге вазыйфада 18 ел эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International