Россельхозбанкның Татарстан филиалы 2018 елның беренче квартал йомгаклары буенча авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренә язгы чәчү эшләрен уздыруга 5,6 млрд. сум акча җибәрде – бу узган елның шушы чорына караганда 2 мәртәбә күбрәк. 5,5 млрд. сум АПК предприятиеләрен ташламалы кредитлау программасы кысаларында бирелде.
Сезонлы эшләрне ташламалы кредитлау сегментында төбәк базарының филиал өлеше 71% тәшкил итә. Гомумән алганда, 2018 елның 1 кварталында агросәнәгать комплексын финанслауга 5,9 млрд. акча җибәрелде.
«Аграрийларга ярдәм күләмнәрен шактый арттыруга Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының, Россельхозбанкның һәм аның Татарстан филиалының бергәләп нәтиҗәсендә ирешеп булды. Без авыл хуҗалыгының бөтен тармакларын финанслыйбыз: үсемлекчелек, терлекчелек тармакларын, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләрен, инвестиция проектларын. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, кредит ресурсларына АПК предприятиеләренең ихтыяҗы зур, һичшиксез, бу икътисадтагы уңай трендны күрсәтә», – дип сөйләде филиал директоры Ләлә Кудермәтова.