Татарстан районнарында агулау машиналарының һәм сиптергечләрнең торышын тикшерәләр

2018 елның 5 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан районнарында агулау машиналарының һәм сиптергечләрнең торышын тикшерәләр. Авыл хуҗалыгы оешмаларына «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре барып йөриләр.

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында 41 агулау машинасы бар, шул исәптән ПС-10 – 35 бер., ПС-20АМ – 4 бер. «Россельхозцентр» ФДБУ Татарстан Республикасы филиалының район бүлеге башлыгы Рүзәл Мортазин, районда соңгы 5 елда 17 агулау машинасы сатып алынды һәм ремонтланды, диде. «Язгы чәчүгә 9,5 мең тонна бөртекле культуралар орлыкларын агуларга кирәк булачак. Бер агулау машинасына йөкләнеш 240 тонна туры килә, – диде ул. – 5 апрельгә 25 агулау машинасы тикшерелде, 22 техника эшкә әзер дип билгеләнде. Тикшерүне узмаган машиналар 15 апрельгә кадәр кабат тикшерү узачак».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International