2018 елда Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районында авыл хуҗалыгы җитештерүе объектларын ремонтлауга һәм төзүгә 37,3 млн. сум акча тоту планлаштырыла

2018 елның 20 марты, сишәмбе

2018 елда Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районында авыл хуҗалыгы җитештерүе объектларын ремонтлауга һәм төзүгә 37,3 млн. сум акча тоту планлаштырыла. Татарстан бюджетыннан финанслашу 11,2 млн. сум тәшкил итә.

Быел силос-сенаж траншеялары «Козлов В.А.», «Нурхәмитов З.М.» һәм «Дегтярев М.Н.» крестьян-фермер хуҗалыкларында төзеләчәк. Һәр объектның бәясе – 1,5 млн. сумга төшә. Республика ярдәме һәркайсына 450 меңәр сум булачак, калган өлеше (1,05 млн. сум) – фермерларның үз акчалары.

Яшелчәсаклагыч Нуртдинова Р.А. ИПда ремонтланачак. Моңа 2 млн. сумакча карала (600 мең сум – ТР бюджетыннан). «Вәлиев Ф.Р.» КФХында - остаханәгә капиталь ремонт ясала, эшләр хакы 2 млн. сумга чыга (600 мең сум – республика бюджетыннан). Ындыр табакларын ремонталу «Козлова М.И.», «Нурхәмитов З.М.», «Савельев А.А.» КФХларында планлаштырыла (һәр объект 2,5 млн. сумга төшәчәк, шуннан 750 мең сум – ТР бюджетыннан) һәм «Нефтехимагропром» ҖЧҖендә - (3 ындыр табагы - 1,1 млн.шар сум, 330 мең сум – бюджеттан).

Сыерлар абзарларына капиталь ремонт дүрт хуҗалыкта башкарылачак. Шулардан икесе - («Садыйков М.Х.» КФХ һәм «Архангельское» КФХ” ҖЧҖ) - 100 башка. Һәр сыер абзарының смета хакы 4 млн. сум, һәр фермага бюджет ярдәме 1,2 млн.шар сум. 200 башка терлекчелек биналарын ремонтлау «Скоков Н.А.» КФХында һәм «Игенче» ҖЧҖендә планлаштырыла (һәр объектны ремонтлау хакы 5 млн. сум була, 1,5 млн. сум республика бюджетыннан бирелә).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International