Марат Әхмәтов Арча районы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең слетында катнашты

2018 елның 14 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Арча районы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең слетында катнашты. Чарада тагын Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев һәм башкалар булды.

Чараны район башлыгы Илшат Нуриев. Ул авыл хезмәтчәннәренә фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәтбелдерде. «Сез, ичшиксез, районның алын фонды. Сезнең тырышлыгыгыз нәтиҗәсендә агросәнәгать комплексы үсә, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүнең уңай динамикасы тәэмин ителә», – диде ул.

Аннары район хезмәтчәннәрен Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов котлады. Ул 2017 ел йомгакларын искә төшереп узды. «Бу күрсәткечләргә ирешүдә Арча районы авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренең дә өлеше зур. Биредә хезмәт сөючән, туган ягын яратучы кешеләр яши, – диде ул. – Соңгы вакытта районда авыл хуҗалыгы тармагында уңай үзгәрешләр күзәтелә, әмма сезнең әле тагында зуррак уңышларга ирешерлекно ресурсларыгыз бар».

Чара азагында тармак алдынгыларын бүләкләү тантанасы булды. Алар Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатлары, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамоталары белән һәм башка бүләкләр белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International