Татарстанда 90 мең тоннадан артык минераль ашлама тупланган

2018 елның 22 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан хуҗалыкларында 2018 елгы уңыш өчен минераль ашлама туплау дәвам итә. Бүгенге көнгә республикада 90 мең тоннадан артык, ягъни һәр гектарга 30,7 кг минераль ашлама тупланган.

Иң күп күләмдә минераль ашлама Сарман муниципаль районында тупланган, 1 гектарга – 80 кг. Зәй муниципаль районында – 76 кг/га, Әтнә районында – 69 кг/га.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре белешмәләре буенча, бүген бер тонна аммиак селитрасы уртача 13,5 мең сум тора, азофоска – 18,6 мең сум, диаммофоска – 22,3 мең сум, карбамида – 16 мең сум.

Искәртеп үтәбез, Идел буе агросәнәгать форумы кысаларында авыл хуҗалыгы культураларын тукландыру һәм җирләрне биологияләшгтерү мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл узган иде. Бу темага нотык белән Милли агрохимия берлеге президенты Михаил Овчаренко чыгыш ясады. Аның презентациясе һәм башка нотыкчыларның материаллары белән түбәндә танышырга мөмкин: http://agro.tatarstan.ru/rus/prezentatsionnie-materiali-kruglih-stolov.htm.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International