Министрлыкта бакчачылык ширкәтләрендә су белән тәэмин итү объектларына хокук билгеләү документларын рәсмиләштерү мәсьәләләрен карадылар

2018 елның 22 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Министрлыкта бакчачылык ширкәтләрендә су белән тәэмин итү объектларына хокук билгеләү документларын рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Фикер алышуда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бүлекләре башлыклары Александр Дружин, Илдар Гафуров, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, бакчачылык ширкәтләре рәисләре катнашты.

Киңәшмә барышында бакчачылык ширкәтләрендә су белән тәэмин итү объектларына хокук билгеләү документларын рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре бүлеге башлыгы Александр Дружин 2018 елның 19 февралендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин тарафыннан бакчачылык ширкәтләрендә тышкы инженерлык инфраструктурасын төзү, реконструкцияләү, ремонтлау чараларын гамәлгә ашырганда республика министрлыклары һәм ведомстволары арасында үзара хезмәттәшлек итү буенча йөкләмәләр исемлеге раслануы турында сөйләде. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның 2018 елның 20 февралендәге йөкләмәсе нигезендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына, Татарстан Республикасы Финанс министрлыгына һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына бу чараларны финанслашу өчен хокукый база эшләргә кирәк булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International