Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында сөткә сатып алу бәяләрен җайга салу мәсьәләләре буенча киңәшмә узды

2018 елның 2 феврале, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында сөткә сатып алу бәяләрен җайга салу мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәсие Таһир Һадиев, Татарстан Республикасы Президенты идарәсе башлыгы урынбасары – коррупциягә каршы мониторинг бүлеге башлыгы Иван Гущин, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Николай Титов, Нәҗип Хаҗипов, Россельхознадзорның Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, сөт эшкәртү предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов Татарстанда сөт базарында барлыкка килгән вәзгыять турында сөйләде. 2017 елда республикада 1,8 млн. тоннадан артык сөт җитештерелгән булуы хакында да әйтеп узды ул.

Аннары бу мәсьәлә буенча фикер алышулар булды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, сөт эшкәртү предприятиеләре җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, эшчәнлеккә тирән анализ ясарга, резрвларны барларга һәм бу мәсьәләне бергәләп хәл итәргә кирәк, диде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International