14 - 16 февральдә Казанда Идел буе агросәнәгать форумы узачак

2018 елның 2 феврале, җомга

2018 елның 14 - 16 февралендә “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге территориясендә Идел буе агросәнәгать форумы узачак, ул «Агрокомплекс: Интерагро. Анимед. Идел буе фермеры» 21 нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсен һәм «Волгапродэкспо» 18 нче махсуслаштырылган күргәзмәсен берләштерә. Әлеге чара ел саен авыл хуҗалыгы тармагындагы актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу, яңа эшлекле элемтәләр урнаштыру, үз продукциясен күрсәтү, шулай ук инвесторларны җәлеп итү белән кызыксынучы агробизнес вәкилләрен бергә җыя.

Форум эше эшлекле программага корылган, аның кысаларында игенчелек, терлекчелек тармакларын үстерү, республика агросәнәгать комплексын механикалаштыру мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәлләр, шулай ук семинарлар һәм мастер-класслар үткәрелә. Төп чараларның берсе - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең “Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының 2017 елгы эшенә йомгаклар ясау һәм 2018 елга бурычлар” темасына киңәйтелгән утырышын үткәрү булачак. Коллегиядә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, районнар башлыклары, шулай ук агрохолдинглар җитәкчеләре катнаша.

Быел форумда Россия Федерациясенең 30 төбәгеннән һәм 50 шәһәреннән 200дән артык предприятие катнаша. Күргәзмәләр экспозициясендә Россия, Германия һәм Беларусь компанияләре вәкилләренең продукциясен һәм соңгы еллардагы казанышларын күрергә мөмкин булачак.

Форумның экспозициясе, гадәттәгечә, АПКның барлык тармакларын чагылдырачак. Катнашучылар стендларында Россиядә һәм башка Европа илләрендә җитештерелгән авыл хуҗалыгы техникасы, аларга җайланмалар һәм запас частьләр, үсемлекләрне химик яклау чаралары һәм ашламалар, авыл хуҗалыгы культуралары орлыклары, ветеринария препаратлары, азык һәм азык өстәмәләре, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү, төргәкләү һәм сортларга аеру җайланмалары, азык-төлек продуктлары һәм башкалар булачак.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексы»ның күмәк экспозициясен күрсәтәчәк, ул «Икътисад», «Фән, кадрлар», «Үсемлекчелек», «Терлекчелек», «Механизация» кебек бүлекләрне үз эченә ала.

3 нче павильонда Татарстанның эре эшкәртү һәм азык-төлек предприятиеләренең продукциясе белән танышырга мөмкин булачак, ул сөт, ит һәм май төркемнәренә бүленеп урнаштырылачак. Күргәзмәгә үз продукциясен «Нәфис-Биопродукт» ААҖ, «Данон Россия» АҖ, «Казан сөт комбинаты» ҖЧҖ, “Майский” ТК» ҖЧҖ, «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ, «Эссен Продакшн АГ» ЯАҖ, Татарстан Республикасының Кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге һәм башкалар алып киләчәк.

Моннан тыш, форумга килүчеләрнең Татарстан Республикасы һәм Идел буе төбәкләренең агросәнәгать комплексы казанышлары белән танышу гына түгел, ә аларның фермер хуҗалыклары ярминкәсендә авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алу мөмкинлеге дә булачак.

Идел буе агросәнәгать форумы катнашучыларга тармак белгечләре – агрономнар, ветеринарлар, зоотехниклар, механизаторлар, авыл хуҗалыгы оешмалары, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләре җитәкчеләре, агробизнес вәкилләре, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы өчен җайланмалар уйлап табучылар һәм җитештерүчеләр белән турыдан-туры элемтәләр урнаштыру өчен менә дигән мөмкинлек бирә.

Өстәмә мәгълүмат алу өчен 8 (843) 202-29-28 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International