Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районында терлекчелек тармагының узган елгы эшенә йомгаклар буенча семинар-киңәшмә узды

2018 елның 31 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районының Олы Нөркәй авыл хуҗалыгы җитештерү комплексында терлекчелек тармагының 2017 елгы эшенә йомгаклар буенча семинар-киңәшмә узды. Чарада район башлыгы Фәрит Хөснуллин, «Агрокөч»АҖ генераль директорының үсемлекчелек һәм терлекчелек буенча урынбасары Владимир Егоров, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Терлекчелек тармагы күрсәткечләре һәм агымдагы елга бурычлар турындагы нотык белән Фәрит Хөснуллин чыгыш ясады. Аның чынышыннан күренгәнчә, 2017 елда районның авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм КФХларда 24,5 мең тонна (2016 елга карата 109%) сөт җитештерелгән, 2 мең тонна – ит (113%). Фәрит Хөснуллин катнашучыларның игътибарын терлекләр үрчетү, эре мөгезле терлекләрне авырулардан профилактикалау һәм дәвалау мәсьәләләренә юнәлтте.

Семинар-киңәшмәнең практик өлеше “Нөркәй” агрофирмасы” ҖЧҖенең Шигай терлекчелек комплексы базасында узды. Чарада катнашучылар терлекчелек биналарын карадылар һәм терлекчелек буенча эшләрне оештыру, эре мөгезле терлекләрне карау һәм тукландыру технологиясе белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International