«Безнең Татарстан» VIII республика яшьләр форумына заявкалар кабул итү дәвам итә

2018 елның 30 гыйнвары, сишәмбе

«Безнең Татарстан» VIII республика яшьләр форумына заявкалар кабул итү дәвам итә.

«Безнең Татарстан» – бу теләсә нинди яшь кеше һәм команда өчен киләчәккә мөмкинлекләр ача торган мәйданчык, биредә алар үз проектларын яклый алалар, аны гамәлгә ашыру өчен фикердәшләр табалар, иҗтимагый һәм дәүләт ярдәмен алуга ирешә алалар, шулай ук монда проект эшчәнлеге буенча кыскача уку курсы узып, экспертлар һәм белгечләр консультациясен дә алып була. Форум Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы тарафыннан, Татарстан Республикасы Яшь галимнәре һәм белгечләренең төбәк яшьләр иҗтимагый хәрәкәте һәм “Татарстан Республикасы иҗат яшьләре академиясе” ТИО белән берлектә, 2010 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Җиде ел буена аны гамәлгә ашыру барышында форумда 7143 проект катнашты, финал күргәзмәләренә 219 финалистның ппроектлары чыгарылды, аларның 45%ы расланды һәм алга таба гамәлгә ашырылды.

«Безнең Татарстан» VIII республика яшьләр форумында катнашу өчен проектларны теркәү 2018 елның 15 февраленә кадәр http://forumtatarstan.com сайтында дәвам итәчәк. Проектларны 10 мәйданчык буенча теркәп була. Аларның тематикасы Татарстан Республикасы Президентының еллык юлламасы нигезендә билгеләнде, болар: «Инновацияләр территориясе», «Архитектура һәм сәнгать территориясе», «Медиа территориясе», «Эшкуарлык территориясе», «Игеле территориясе», «Иминлек территориясе», «Спорт территориясе», «Кече Ватан территориясе», «Тынычлык һәм татулык территориясе», «Яшьләр территориясе».

«Безнең Татарстан» VIII республика яшьләр форумы йомгаклары буенча иң яхшы проектлар өйрәнү һәм гамәлгә ашыруда ярдәм күрсәтү өчен республиканың профильле министрлыкларына, ведомстволарына, фәнни-тикшеренү оешмаларына һәм предприятиеләргә җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International