«Агрокөч» холдингы авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлауга 986 миллион сум акча юллады

2018 елның 30 гыйнвары, сишәмбе

«Агрокөч» холдингы авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлауга 986 миллион сум акча юллады. 2018 елның августына кадәр 855 бер. Техника ремонтланган: 450 – трактор, 40 – туфрак эшкәртү агрегаты, 30 – минераль ашлама сиптерү машинасы, 30 – чәчү комплексы, 15 – үзйөрешле чапкыч, 40 – азык җыю комбайны, 250 – ашлык җыю комбайны. Бүгенге көнгә холдингның автопаркында 11 мең берәмлектән артык авыл хуҗалыгы техникасы исәпләнә.

«Холдингның автопаркы даими яңартылып тора – 2017 елда гына да 100дән артык авыл хуҗалыгы техникасы сатып алынды, алар арасында заманча тракторлар, комбайннар, үзйөрешле сиптергечләр, төягечләр (погрузчиклар) бар. Ремонтлау кампаниясен уңышлы уздыру өчен без белгечләрнең квалификациясенә һәм белгечләр әзерләү дәрәҗәсенә, кирәкле запас частьләр һәм материаллар белән тиешле дәрәҗәдә тәэмин итүгә аерым игътибар бирәбез. Моннан тыш, без киләчәктә дә нәтиҗәле файдалану өчен җитештерүгә сакчыл мөнәсәбәттә булу принцибын истә тотып эшлибез», – дип сөйләде «Агрокөч төркемнәре» ЯАҖ генераль директоры Фәнис Газетдинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International