Министрлыкта орлыкчылык мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2018 елның 22 гыйнвары, дүшәмбе

 

Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында орлыкчылык мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов үткәрде. Киңәшмәдә «Госсорткомиссия» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы башлыгы Виталий Новичков, «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Рафис Хәбибуллин, «Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясе генераль директоры Юрий Еров, Татарстанның авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты җитәкчесе Марсель Таһиров, Россельхознадзорның Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе урынбасары Ленар Фәттерахманов катнашты.

Очрашуда орлыкчылыкның гамәлдәге системасы, Татарстанның авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты тарафыннан төзелгән лицензия шартнамәләре белән эшләү, сатыла толрган орлыклар партиясе буенча документация алып бару, складларны һәм орлыкларны зарарсызландыру мәсьәләләре каралды. Шулай ук «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы идарәсе тарафыннан хезмәтләр күрсәтү темасына, «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы идарәсе карантин хезмәтенең һәм күпьеллык үләннәрнең сортларын сынау үзәгенең хокук куллану тәҗрибәсенә дә тукталдылар.

Киңәшмә йомгаклары буенча бөртекле һәм кузаклы культуралар орлыкчылыгын алып баруның гамәлдәге схемасына үзгәрешләрне раслауны хәл иттеләр, аның нигезендә өченче буын репродукцион орлыклар РСт (массакүләм) категориясенә күчерелә.

Шулай ук «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы идарәсе белән 2018 ел лимитлары кысаларында авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренә түләүсез күрсәтелә торган хезмәтләрне пропорциональ бүлүне тәэмин итү буенча һәм сертификатлар бирү тәртибен раслау буенча килешүгә ирешелде.

Министрлыкка «Госсорткомиссия» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белән берлектә күпьеллык үләннәрнең аеруча кызыксындыру уята торган сортлары исемлеген төзергә һәм аларны бу елның чәчү сезонына сортлар сынау планына кертү өчен оригинаторларга хатлар җибәререгә кирәк булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International