Сөтле продуктларны маркировкалауның яңа кагыйдәләре 2018 елның 16 июленнән үз көченә керә

2018 елның 19 гыйнвары, җомга

Евразия икътисадый комиссиясе Советының карары басылып чыккан көннән соң 180 көн узгач, ягъни 2018 елның 16 июленнән үз көченә керә.

Регламентка үзгәершләр кертү проекты РФ Президенты Владимир Путинның 2015 елның 9 октябрендәге Пр-2083 номерлы йөкләмәсе буенча Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан эшләнде. Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан эшләнгән төзәтмәләр сөтле продуктларны маркировкалауга таләпләрне катгыйлата һәм аларның классификациясен төгәлләштерә. Бу продуктларның сөт маемы яисә аны алыштыручы май кушыпмы әзерләнгән булуын аерырга ярдәм итәчәк. Кулланучыларга мондый продуктларда үсемлек майлары нигезендә әзерләнгән сөт маен алыштыручы майлар турында тулы мәгълүмат биреләчәк.

Төргәктә сөтле продуктларда сөт маен алыштырган үсемлек майлары турында мәгълүмат катгый күрсәтелергә тиеш булачак. Ул контраст төс белән мәгълүмат урнаштырыла торган урында язылырга тиеш. Этикетканың төсләр гаммасына һәм төргәкнең нинди булырга тиешлегенә аерым таләпләр куелмый.

Сөтле продуктлар исемнәрендәге состав үзенчәлекләрен тасвирлый торган төшенчәләргә карата кайбер таләпләр куела, шулай ук Сөтле продуктларны маркировкалаганда фирма исемнәрендә сөт терминнарын куллануга карата да чикләүләр кертелә.

Элегрәк 2015 елның сентябрендә Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев «Сөт һәм сөт продукциясе иминлеге турында» Таможня берлегенең техник регламентына тиешле төзәтмәләр эшләүне йөкләгән иде. «Сөт маен алыштыручы майлар катнашындагы продуктларны катгый рәвештә маркировкаларга тәкъдим итәбез. Бу намуссыз конкуренциягә чик куячак һәм чын сөттән сөт продукциясе эшләп чыгара торган намуслы җитештерүчеләргә эшләрендә стимул бирәчәк», - дигән иде ул чакта министр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International