Марат Әхмәтов: 2017 елда Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортындагы киңәшмәләрдә агросәнәгать комплексы эшчәнлегенә кагылышлы 49 чыгыш ясалды

2018 елның 13 гыйнвары, шимбә

2017 елда Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәләрдә гросәнәгать комплексы эшчәнлегенә кагылышлы 49 чыгыш ясалды. Бу хакта шимбә көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының ел дәвамында ясаган чыгышларына йомгаклар буенча муниципаль районнар рейтингы төп тема булды. «Һәр чыгышта без тармакка объектив бәя бирергә тырыштык, уңышлы районнар, агрофирмалар һәм холдингларны атадык, аларның эш тәҗрибәсе турында сөйләдек, шулай ук тиешле дәрәҗәдә эшләмәүчеләрне, эшләрендә хаталар ясаучыларны да атадык, моннан тискәре нәтиҗәләр дә», - диде Марат Әхмәтов.

Ул ел дәвамында чыгышларда нинди темаларның яктыртылуы турында әйтеп узды. Киңәшмәләрдә ай һәм кварталда тармак эшчәнлеге күрсәткечләре, сезонлы эшләр барышы, АПКны техник модернизацияләү программасының гамәлгә ашырылуы, кеч хуҗалык рәвешләре һәм аларга бюджет ярдәме, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре икътисады һәм аларның инвестицион активлыгы турында сүз барды, диде ул.

Марат Әхмәтов эшләре уңай дип билгеләнгән тугыз районны атады. Болар - Зәй, Актаныш, Сарман, Балтач, Әтнә, Кукмара, Нурлат, Саба, Мамадыш муниципаль районнары.

Аннан соң Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы эчке резервлары күп булган районнарны да билгеләп узды. Болар - Ютазы, Кайбыч, Алексеевск, Лениногорск, Мөслим, Чистай муниципаль районнары.

Марат Ахметов рейтингның "кызыл" зонасына эләккән районнарны да атады - министр әйтүенчә, андыйлар турында турында 2017 елда тискәре бәяләмәләр күп булды. Болар - Спас, Әлмәт, Бөгелмә, Алабуга, Чирмешән, Менделеевск, Югары Ослан, Кама Тамагы районнары.

Министр барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтәсе режимындагы атналык киңәшмәләрдә сөйләнгән Татарстан Республикасы Президенты йөкләмәләренең гамәлгә ашырылуы турында да сөйләде.

Мәс., урып-җыю кампаниясе чорында муниципаль районнар башлыклары җитәкчелегендә штаблар төзелде, муниципаль районнар башлыклары һәм инвесторлар өчен сөт терлекчелегенең нәтиҗәллелеген күтәрү буенча уку семинарлары оештырылды, аларда Киров, Саратов, Түбән Новгород өлкәләреннән, Беларусь Республикасыннан алдынгы хуҗлыклар вәкилләре үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

Бу семинарлар муниципаль районнар башлыклары өчен бик кызыклы булды, диде Марат Әхмәтов һәм болар 2018 елда да тармак эшендә уңай нәтиҗәләр бирер дигән ышыныч белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International