Әлмәт муниципаль районында “Яшелчә аланы” проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2017 елның 29 декабре, җомга

Әлмәт шәһәрендә Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин Әлмәт, Бөгелмә, Зеленодольск, Лаеш, Лениногорск, Сарман һәм башка районнарның фермер хуҗалыклары вәкилләре белән очрашу уздырды. Анда “Яшелчә аланы” дигән уникаль проект каралды, ул Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

“Яшелчә аланы” – ул шундый ук индустриаль парк, әмма авыл хуҗалыгында гына гамәлгә ашырыла. Оештыру мәсьәләләренең күбесен кооператив хәл итә. Проектта катнашучылар арасында – Татарстанда танылган фермерлар Владимир Аппаков, Илдар Ситдиков, Альберт Йосыпов, Мехмет Гюлер. Сәүдә челтәрләре бу проект белән кызыксынуларын белдерделәр дә инде, алар яшелчәләр белән даими тәэмин ителеп торуга өметләнәләр», – диде үз чынгышында районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Наил Усманов.

Быел тест варианты кысаларында “Яшелчә аланында” аш чөгендере, пекин кәбестәсе, кабак, ташкабак утыртылган. Тулаем җыем 123 тонна булган.

«Без җирдә эшләргә теләүчеләргә ярдәм итәчәкбез, – дип белдерде Айрат Хәйруллин. – Инфраструктурасы булган бер гектар җиргә аренда түләве елга 10 мең сум, моннан тыш, ягылмый торган теплицаларның 50% хакы, тамчылы сугару җайланмасының 70%ы һәм махсуслаштырылган техника хакының 60%ы субсидияләнә».

2018 елда Әлмәт районында агросәнәгать паркын төзү планлаштырылуы турында да әйтеп уздылар.

«Әлмәт районы – шундый агросәнәгать паркын төзү турында карар кабул ителгән районнарның иң беренчесе дип әйтергә була. Агросәнәгать паркына авыл хуҗалыгы кулланучылар кооператив идарә итәчәк, – дип сөйләде Татарстанның Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциацисяе рәисе Камияр Байтемиров.

«Яшелчә аланы” проекты буенча тулырак мәгълүмат алу өчен районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: 423450, ТР, Әлмәт шәһәре, Ленин ур., 41А, телефон аша мәгълүмат алырга була: 8 (8553) 45-50-72 яисә http://овощнаядолина.рф сайтында.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International