Татарстан районнарында “Авыл кибете” республика максатчан программасы кысаларында блок-модуль кибетләр төзиләр

2017 елның 9 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районының Алтынчы Елга авылында һәм Саба районының Кече Шинар авылында блок-модуль кибетләрнең металл конструкцияләрен монтажлау эшләре бара. Объектлар “Авыл кибете” республика максатчан программасы кысаларында төзелә. Исегезгә төшерәбез, шундый стационар сәүдә пунктлары республиканың 100 йорттан күбрәк булган торак пунктларында ачыла.

Татарстан кулланучылар оешмалары берлеге белгечләре әйтүенчә, 2017 елның 9 ноябренә Татарстанның 47 торак пунктында кибетләрнең нигезен салу эшләре бара. Эшләрне тәмамлау 11 ноябрьгә планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International