Узган атна ахырында Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында өстәл теннисы буенча ярышлар узды. Ярышлар Казан шәһәренең Бокс һәм өстәл теннисы үзәге базасында үтте.
Ярышлар йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Ләйсән Гыйззәтуллина, Илфира Мусина һәм Алмаз Галимҗанов составындагы командасы 3 нче урынны алды.
1 нче урында – Татарстан Республикасы Президенты Аппараты командасы, 2 нче урында – Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт министрлыгы командасы.
Министрлык командасын лаеклы нәтиҗәләр белән котлыйбыз!